Таныш булыйк!
Район поликлиникасының рентген диагностикасы бүлегендә табиб Айрат Гобәйдуллин белән фельдшер, рентгент-лаборант Алгиз Солтанов хезмәт куя
Алгиз Әлмәт медицина көллиятен тәмамлаган.
– Медицина кечкенәдән кызыктырды. Әниемнең бертуганы, теш табибы Салават абыйның үз эшенә бирелгәнлеге, халык сәламәтлеге өчен янып йөрүе дә бу һөнәрне сайлавыма сәбәп булгандыр. “Дәвалау эше” факультетында укып, фельдшер һөнәрен үзләштердем. Казанда рентген диагностикасы буенча курсларда белем алып, үземне әлеге юнәлештә сынап карадым. 2022 елда район поликлиникасына эшкә кайтттым, – ди Алгиз Солтанов.
Рентген диагностикасы бүлегендә ел саен 20 меңнән артык тикшерү башкарыла. Бүлекнең даими пациентлары – аяк-кулларын каймыктырган яки сындырган балалар. Өлкәннәр күпчелек үпкә ялкынсынуы белән мөрәҗәгать итә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 14 ноябрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев