Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Таныш булыгыз!

Күңел түрендә йөрткән хыялы булмаса да, дүрт дистә елга якын ул шәфкать туташы булып эшли

Ләйсән Хәбирова тумышы белән Тойгелде авылы кызы

– Медицина юлын сайлаучылар арасында туганнарым, якыннарым булмаса да, кешене насыйбы йөртә икән. Кичтән уйладым да иртән әти мине шәһәргә документлар тапшырырга алып китте. Ике ел дәвамында шәфкать туташы һөнәренең нечкәлекләренә төшенеп, Мөслимгә әйләнеп кайттым. Хезмәт юлымны район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә башладым. Остазларым Альбина Шәмсетдинова, Тамара Усманова, Гөлсинә апаның үтемле киңәшләре бүген дә онытылмый. Ул чорда  өлкән шәфкать туташы Рәшидә Садриева иде. Ул мине эшкә өйрәтте, беренче укытучым, остазым булды. Ипле, ярдәмчел Рәшидә кул астында эшкә бик тиз кереп киттем, – ди Ләйсән Хәбирова.

Яшь, тәҗрибәсе юк, дип тормыйлар, эшкә кайткан көнне үк Ләйсәнне төнге сменага билгелиләр. Энергиясе ташып торган кыз коллективта бик тиз үз кешегә әверелә.

– Эшли башлаган чорда терапия бүлегендә 60-70ләп авыру дәвалана иде. Ике шәфкать туташы төнлә дежур тора, эш күп иде. Ул чор бер тапкыр кулланылучы шприцлар, системалар вакыты түгел. Үзебез үк шәфкать туташы да, буфетчы да, идән юучы да идек, ул еллар беркайчан да хәтердән җуелмас. Өеп акча түләмәсәләр дә, зарланмадык. 60 сум хезмәт хакы ала идек, көне-төне эшләдек, чөгендер басуыннан кайтып кермәдек. Өмәләр дә еш була иде. Көнаралаш төнге сменага дежурга билгелиләр иде үземне, – дип яшьлек елларын искә ала Ләйсән апа.

Авыл тормышыннан ялыгып, Ләйсән Хәбирова шәһәргә дә китеп карый. Яр Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенең урология бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Батырып эшләүче, авырулар өчен җан атып торучы авыл кызы калада да югалмый. Тик күңел дигәнен алдап булмый, кыз туган авылын сагына. Авыл тормышы, чөгендер басулары да сагындыра. Ике елдан соң Мөслимгә кайта Ләйсән. Район хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланучы авырулар өчен Ләйсән җылы кояш төсле тансык, якын кеше була.

– Озак еллар Ләйсән апа район поликлиникасында участок кабинеты шәфкать туташы булып эшли. Башта ул табиб Светлана Дәүләтбәрдина белән эшләде. Светлана Расиховна лаеклы ялга туктагач, Ләйсән апа хезмәт юлын терапевт Ләйсән Минһаҗева кул астында дәвам итте. Ләйсән апаның әти-әнисенә дә зур терәк булуын беләбез. Кызлары тәрбияләгәнгә әтисе – 91 яшен тутырып, әнисе 85 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул һәр авыруга җылы мөнәсәбәттә булды. Язмышына язылган һөнәре булгандыр, Ләйсән апа һәркемгә игелекле. Хезмәттәшебез ел саен донор көнендә кан бирә, коллегабызның һәр көне яхшылык эшләүгә корылган, – ди район поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.

Тырыш хезмәте өчен Ләйсән Хәбирова ТР һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыкларының, район хастаханәсенең Мактау грамотлары белән бүләкләнгән.

Ләйсән апа тормыш иптәше белән ике ул үстергән. Уллары Алмаз махсус хәрби операциядә катнаша.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев