Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Таныш булыгыз!

Гүзәл Җәләлетдинова – Югары Табын фельдшеры

Аның карамагында 230 кеше исәпләнә, шуларның 90ы – әби-бабайлар

– Бу һөнәрне сайлавыма татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәмига апа сәбәпче булды: “Укытучы һөнәрен сайлама! Минем ике кызым да – шәфкать туташлары. Кешегә кирәк булып, җаннарына дәва табып яшәрсең”, – дип, үтемле киңәшләрен бирде, – дип искә ала Гүзәл апа.

Гүзәл Җәләлетдинова Югары Табын авылында туып үсә. Түбән Табын урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесында укый. “Фельдшер” төркемендә дүрт ел белем ала ул. Укыган вакытта Минзәлә һәм Мөслим районнары хастаханәләрендә практика үтә. Яшь белгеч тәҗрибәле остазлар кул астында сайлаган һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенә: укол кадый, система куя, авыруларның кан басымын үлчи.

– Эшкә юлламаны туган ягыма бирделәр. 1989нчы елның 1 мартында хезмәт юлымны Мөслим үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә башладым. Бераздан, медицина хезмәткәрләренә кытлык дип, авылга чакырып кайтардылар. Түбән Табын медпунктында озак еллар Каюм абый фельдшер булып эшләде, ул лаеклы ялга киткәч, аның урынына мине билгеләделәр, – ди Гүзәл апа.

Декрет ялыннан соң Гүзәл Җәләлетдинова туган авылындагы медпунктка эшкә чыга. Ул 1992 елдан бирле фельдшер булып эшли. Медпункт 12 ел мәктәп бинасында хезмәт күрсәтә.

– Әти-әни – баланың ышыгы да, пар канаты да. Шөкер, кадерле кешеләрем исән-сау! Әткәй гомер буе шофер булып эшләде. 85 яшьтә булса да, сөбханалла, бүген дә машина йөртә. Эш буенча каядыр барырга кирәк булса, әти бер дә авырсынмыйча алып бара. Һаман мине кайгыртып яшиләр. Мин аларның кан басымын үлчәп, сәламәтлекләрен тикшереп торам, – ди Гүзәл апа.

Гүзәл апа – өч бала әнисе дә! Олы кызы Гөлгенә укытучы һәнәрен сайласа, Айгөл белән Вәсилә – әниләре кебек шәфкать туташлары. Айгөл – Яр Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенең травматология бүлегендә дүрт ел шәфкать туташы булып эшләде. Гаилә коргач, Мөслим үзәк хастаханәсенә эшкә кайтты. Вәсилә исә Яр Чаллы мәктәбендә фельдшер булып эшли.

– Әни үрнәгендә сайлаган һөнәремә баш-аягым белән гашыйк мин. Әни дә төрле хәлләрдә калган авыруларга ярдәм итә, беренче ярдәм күрсәтә. Ике тапкыр кендек әбисе дә булырга туры килгән. Бәбиләтү генә түгел бит, әнинең дә, нәнинең дә гомерен саклап калу өчен тырышлык, бу өлкәдә тәҗрибә булу кирәк. Әнием белән горурланам! – ди Айгөл.

Тырыш хезмәте өчен Гүзәл Җәләлетдинова район башлыгының, үзәк хастаханәнең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

– Фельдшерларның эше хәзер тагын да җаваплырак. Авыл халкына диспансерлаштыру үткәрү, йөрәк яздыру, лаборатор анализлар алу – алар өстендә. Иң мөһиме – халык белән уртак тел табып эшләү. Озак еллар шушы өлкәдә хезмәт куйган Гүзәл Җәләлетдинова тырыш хезмәте белән авылдашларының хөрмәтен яулады, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.

Фото – Г. Җәләлетдинованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев