Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Таныш булыгыз!

Гөлгенә Минһаҗева 2004 елдан Игенче авылында фельдшер булып эшли

Гөлгенә – Тойгелде авылы кызы. Фельдшер белемен Яр Чаллы медицина көллиятендә алган

Ул 110 кешегә хезмәт күрсәтә.

Гөлгенә – Тойгелде авылы кызы. Фельдшер белемен Яр Чаллы медицина көллиятендә алган.

– Кечкенәдән үк ак халат киясем, кешеләргә ярдәм итәсем килде. Гаиләбездә, туганнарыбыз арасында бу һөнәр ияләре булмаса да, нигәдер медицина күңелемә якын булды. Кызлар бит кечкенә чакта я укытучы, я табиб булып уйный. Әнием һөнәре буенча бухгалтер иде, озак еллар сатучы булып эшләде, әти – совхозда механизатор, бригадир. Шәфкать туташы һөнәрен сайлавымны белгәч, әти-әнием: “Тынгысыз, ләкин изге эш. Эшең үзеңә генә түгел, башкаларга да файда һәм куаныч китерсен! Ак халатыңа тап төшермә!” – диделәр, – ди Гөлгенә.

Практиканы Яр Чаллы хастаханәләрендә үтә райондашыбыз. Хезмәт юлын Тойгелде ФАПында башлый. Озак та үтми тырыш, сайлаган һөнәренә тугры булып, алны-ялны белми эшләгән кызны район хастаханәсенең терапия бүлегенә шәфкать туташы итеп билгелиләр.

– Үз эшләренең осталары булган табиблар һәм шәфкать туташлары белән эшләдем. Табиб Әсгать Гафуров, өлкән шәфкать туташы Рәшидә Садриева медицина өлкәсендәге нечкәлекләргә төшенергә, һөнәремнең асылын аңларга, тәҗрибә тупларга ярдәм итте, – ди Гөлгенә.

Гөлгенәнең тормыш иптәше Рамил – укытучы. Укыганда ук (Гөлгенә белән Рамил – сыйныфташлар) сөеклесенең игътибарлы, ярдәмчел булуына игътибар итә ул.

– Өйдә фельдшер булу – зур сөенеч, ашыгыч ярдәм һәрвакыт янәшәдә, дигән сүз. Әти-әниемнең кан басымын даими үлчәп, кирәк вакытта укол кадап, система куя иде. Балалар авырып китсә дә, чарасын күрде Гөлгенә. Кызларыбыз гына әниләре юлыннан китмәде, Айгөл – энергетик, Диләрә – логопед, – ди Рамил.

Игенче авылы халкы гына түгел, Тойгелдедә яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә Гөлгенә Минһаҗевага.

– Ярдәм сорап килүчеләрне беркайчан кире бормый. Чакыру белән, бөтен эшен ташлап ярдәмгә ашыга. Гөлгенәбезнең куллары да, сүзләре дә шифалы. Аның безнең авылда эшләвенә сөенеп туя алмыйбыз, – ди авыл халкы.

Фото – Г.Минһаҗеваның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев