Балалар нигә татарча сөйләшми?
Өйгә кайтып барам. Каршыма 10-12 яшьләрдәге ике кызчык килә. Икесен дә беләм: татар кызлары. Тик ни гаҗәп, русча сөйләшәләр! Елмаюым сүрелде. Татар балаларының үз теленнән оялуымы бу, әллә үзенә күрә бер текәлек билгесеме?