Өлкән яшьтәге кешеләр тег белән яңалыклар
-
Өлкәннәрне кайгыртып
Демографик хәлне яхшырту максатында ил күләмендә төрле программалар кабул ителә. Аерым алганда яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтелә, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү юллары эзләнә. “Демография” илкүләм милли проектының бер юнәлеше булган “Өлкән буын” проекты исә, исеменнән үк аңлашылганча, олы яшьтәге гражданнарның актив һәм сәламәт тормыш чорын озынайту, әлеге категориягә системалы ярдәм күрсәтү максатын күздә тота.
-
Котлыйбыз!
Районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Габидуллин Рафаил Сибгат улы (Катмыш), Моратова Сәкинә Нәгыйм кызы (Баланлы) - 80 яшьлек, Сәхәүтдинова Әминә Харис кызы (Вәрәшбаш) - 75 яшьлек, Кондратьева Сирина Анатольевна (Яңа Усы) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.