СОРАШТЫРУ: Мөслимдә кош гриппыннан саклану өчен нинди чаралар күрелә?
Республика матбугаты “Татарстанда – кош гриппы” дип, чаң суга. Узган ел да күзәтелде бу зәхмәт, хәтта фабрикасы белән бройлерлар юк ителде, дип яздылар. Республиканың Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында шәхси хуҗалыкларда кош гриппы вирусы табылган.