Фәрит Мөхәммәтшин: "Фермерлык хәрәкәтенең һәм шәхси хуҗалыкларның үсеше авылны саклау мәсьәләсен хәл итә"
Яшел Үзән районында авыл халыкының активлыгын күтәрү буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда район һәм авыл башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре катнашты.