Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Төлкедән ничек котылырга?

“Бүреләр!.. Бетте башкаем”, – дип уйлап, тизрәк торып йөгердем. Андый чакта йөгереп тә булмый бит әле ул. Басу капкасына килеп җиткәч, артыма борылып карасам, берничә бүре икегә бүленеп юлның ике ягыннан: берничәсе – арттан, өчесе, юлымны кисеп, алга чыкты. Тукталдым. Нишләргә дә белмим. Шунда келт итеп букчамдагы икмәк искә төште…

Виниса Фәттахованың “Бүреләр” хикәясен укыганда шушы юлларга тарыдым. Чыннан да, бик куркыныч күренеш. Элек кешеләрнең бүреләр белән белән күзгә-күз очрашуы гадәти булган кебек. Бу хакта әсәрләрдә еш әйтелә. Юлларда тыз-быз машиналар йөрмәгән, нефть свкажиналары булмаган, басуларда комбайннар эшләмәгән, шуңа кыргый җәнлекләргә үрчү өчен шартлар уңайлы булган.

Язмамны нигә бу юллар белән башлавыма аптырагансыздыр. Сүзем бүреләр турында түгел, ә шәхси хуҗалыклардагы кош-кортка зыян салучы төлкеләр турында булыр.

Төлке – этләр семьялыгына керүче урман җәнлеге. 60-90 сантиметр озынлыкта, авырлыгы – 6-8 килограмм. Төлке, чынлап та, әкиятләрдә язылганча, хәйләкәр һәм бик акыллы хайван, бик оста аучы. Корбаны артыннан чабып йөрми, сагалап тора да өстенә сикерә. Төлке, гадәттә, тычканнар белән туклана, бака, куян, кошлар, кәлтәләр, бөҗәкләр дә ашый. Йоны кызгылт-җирән, соргылт-сары төстә. Өндә яши. Тәүлек буена, бигрәк тә кичен актив. “Йөгерү” вакыты – гыйнвар-март айлары. Йөклелек вакыты – 52-56 көн, дүрт-алты бала китерә. Көзен гаилә таркала, төлке оясын ташлап, сукбайлыкта йөри башлый. Төлкеләрнең дә токымнары бар. Безнең якларда чал төлке, гади төлке яши. Чал төлке – бик сылу, бигрәк тә койрыгы купшы, матур. Ул озын койрыгын, эт шикелле уңга-сулга селкемичә, горур гына сөйрәп йөртә. Гади төлке яки җирән төлке кызыл төстә була. Урманлы далада яки далада яши. Төрле азык белән туклана.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Хәсәнова Миләүшә. Вәрәшбаш.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев