Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Суган белән сарымсакны ничек сакларга

Бакчалардан иң беренче булып җыелып алынучы уңыш суган белән сарымсактыр. Яңгыр вакытында яугач, җылысы да булгач, узган елдан аермалы буларак, быел әлеге нигъмәтләр эрерәк. Инде черетмичә саклыйсы гына кала.

Безнең якларда суганны, сарымсакны 1 августка кадәр алалар. Күпләр суганны җиргә якын урыннан кыяклары, йомшарып, егылгач ала. Ә сарымсакның өлгерүен аның орлык сабагыннан беләләр (моның өчен берничә сабакны калдырырга кирәк): орлык сабагы турая, халыкча әйтсәк, торып баса.

Суганны һәм сарымсакны саклау өчен иң элек яхшылап җилләтәбез. Кояшта берничә сәгать тотып, күләгәле, үтәли җил йөргән урында киптерәбез. Саклауга куелган суганның сабакларын 3-4 см калдырып кына кисү яхшы. Түтәлдән алган вакытта озынрак калдырабыз, чөнки аның исәбенә суганчасы тулыланырга мөмкин.

Кемдер кыякларын яртылаш кисә, кемдер бөтен килеш калдыра. Алай алган очракта, сакларга куяр алдыннан кыякларын кыскартырга кирәк. Яшелчәчеләр суганны да, сарымсакны да даими температурада сакларга киңәш итә. Әгәр, мәсәлән, башта ук салкынча 1-4 градуска кадәрге урынга, базга куябыз икән, шул температура торырга тиеш. Базда ике торба – һава керә һәм чыга торган булса яхшы. Болай булганда, температураны көйләргә уңайлы.

Суганны саклау өчен тартмаларга 10 см калынлыкта таратып кую яхшы. Үреп тә куярга мөмкин, тик бу очракта кыякларын калдырырга кирәк. Монысын инде өй температурасында сакларга туры киләчәк.

Һава алышмасын өчен суган-сарымсакны парафинга манып саклаучылар да бар, дип язалар бакчачылар өчен киңәшләрдә. Парафин белән эшләгәндә, суган-сарымсак бер төрле температурада әйбәт саклана, тик аның мәшәкате күп. Парафинны табарга, эретергә, һәрберсен манып алырга кирәк.

Орлык суганы үстерүчеләрнең – үз мәшәкатьләре. Алар суганны башта сортларга аера: эрегә, уртачага һәм вакка. Боларын базда ятьмә сумкада саклау яхшырак. Өй шартларында саклаганда, үсеш бирергә мөмкин.

 Тиешенчә җилләткән очракта, черү куркынычы юк. Ә инде суган чебене белән авырган булса, черергә мөмкин. Шуңа күрә сортларга аерган чакта тамыр янында әз генә черек булдымы, аларын кертмәскә кирәк. Яңгыр вакытында алынган суганга зыяны килми. Ничек кенә булса да, базга куйган очракта да суганны әледән-әле күзәтеп, контрольдә тотарга кирәк. Чери башлаган булса, аны чистартып, суганны кабат җилләтеп куярга туры киләчәк.

Фото- "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев