Су кадерен белик
22 март – Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне.
Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә, 22 март Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне дип игълан ителде. Әлеге көнне билгеләп үтүнең төп максаты – халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен чаралар булдыру, су ресурсларын саклауның әһәмиятен җәмәгатьчелеккә җиткерү.
Чиста су – кеше тормышының нигезе һәм иң кыйммәтле табигый байлыкларның берсе. Бер генә көнебезне дә сусыз күз алдына китерә алмыйбыз. Су – электр энергиясе, газ кебек үк мөһим ресурс.
Бүгенге чорда халыкны чиста су белән тәэмин итү глобаль проблемага әйләнеп бара. Халыкның 60 проценты чиста су кулланырга тилмерә. Галимнәр фикерләвенчә, 2035 елга дөньяда эчәр суга кытлык кичерүчеләр саны 3,5 миллиард кешегә җитәргә мөмкин. Бөтендөнья су ресурслары көнен дөньякүләм әһәмияттәге дата буларак билгеләп үтүнең тагын бер сәбәбе – шушы.
Интернет мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия – дөньяда су ресурслары белән яхшы тәэмин ителгән илләрнең берсе. Су ресурслары күләме буенча безнең ил дөньяда икенче урында тора. Россия киңлекләрендә 2,7 миллионга якын күл һәм елга, шулай ук башка су объектлары бар.
Мөслим районы да сулыкларга бай. Район территориясен икегә бүлеп агучы Ык елгасы – табигый һәйкәлләрнең берсе. Бүгенге көндә районда 64 чишмә, 24 күл, 22 буа һәм 40ка якын елга булып исәпләнүче сулык бар.
– 2023 елда узган Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленә авыл җирлекләре үз территорияләрендәге чишмәләр буенча шәҗәрә төзеде. Районда иң күп чишмәләр Вәрәшбаш авыл җирлегендә урнашкан, биредә 21 чишмә исәпләнә. Баек, Метрәй, Симәк, Шуган җирлекләрендә дә дистәләгән чишмә бар. Авыл җирлекләре чишмәләрне барлау, аларны чистарту һәм төзекләндерү буенча ел саен нәтиҗәле эш алып бара. Күп җирлекләрдә авыл халкы яки игелекле иганәчеләр көче белән ял итү, су алу өчен уңайлы итеп эшләнгән чишмәләр саны елдан-ел арта. Авыл халкы чишмәләргә зур игътибар бирә, – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ.
Фото - Яңа Усы авыл җирлеге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев