Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Салкыннарны тыныч үткәрерләр

Урман – табигый байлык һәм бу хәзинәне саклау – кешеләрнең изге бурычы. Бу чорда урманнарда яшәүче хайваннарга авырга туры килә – ризык эзләү проблемасы башлана.

Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны республиканың аучылык җир- суларында тукландыру буенча акция игълан итте.

– Мондый чара ел саен үткәрелә. Аның максаты – аучылык байлыклары өчен уңайлы шартлар тудыру, аларны саклау. Безнең район урманчылары һәм аучылары да акциягә теләп кушылды. Урманчылык территорияләрендә җимлекләр ясадык, пошиларга, куяннарга – тоз, кыргый кәҗәләргә катнаш азык салдык, кошларга вак таш һәм ком катнашмасы куйдык, – ди хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.
Мондый чаралар елына ике тапкыр – көз һәм яз айларында үткәрелә. Аучылык биләмәләрендә җимлекләр урнаштыру һәм кыргый хайваннарны ашатуга алдагы елларда мәктәп укучыларын да җәлеп итәләр иде. Быел эшне урманчылар үзләре генә башкарып чыкты.
– Кыргый хайваннарны ашату – төп биотехник эшләрнең берсе. Тоз, салам, ашлык һәм башка азык кышкы чорда хайваннарга тамак ялгарга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук аларның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттырачак һәм контрольсез күченеп йөрү кирәклеген бетерәчәк. Хәзер хайваннар үзләре өчен куркынычсыз булган саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына үткәрә алачак, дип уйлыйм, – ди Владимир Муринов.
Биология укытучысы Эльмира Сәфәргалина җитәкчелегендә Мөслим урта мәктәбе укучылары Тойгелде, Иске Вәрәшкә илтә торган юл буйларына үзебезнең җирлектә үсә торган җимешләр – слива, алма, чия төшләре сибеп кайтты.
Республиканың аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру хайваннарны саклау һәм үрчетү максатыннан гына түгел, хайваннар өчен уңай шартлар тудыру өчен дә эшләнә.

– Салауз-Мухан мәктәбендә укыган вакытта без дә укытучы апалар белән урманга барып, җимлекләр куеп, хайваннарның ашарларына ипи, тоз салып кайта идек. Үзебезнең өй янындагы агачта җимлек бар иде. Кошларның ашарына бармы дип, даими тикшереп тора идем. Укытучылар безгә урманнар турында сөйләп, табигатьне сакларга кирәклеген аңлатканы истә калган, – ди райондашыбыз Наилә Сәлахова.
Хайваннар өчен бик күп тукландыру мәйданчыклары да ясалган. Кабан дуңгызы өчен аларның саны – 8, соры һәм ак куяннар өчен – 55, кыр кәҗәләре өчен – 20, кыр тавыклары өчен – 37, кыр кәҗәләре өчен – 20. Пошилар өчен 50 данә таш-тоз куелган.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 15 октябрьдән республикада сусар һәм селәүсенгә ау чоры ачыла. Ул 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Кайчагында торак пунктларда райондашларыбыз бәлага тарган кыргый хайваннарны очрата. Әгәр сез шундый очракка тарсагыз, 211-70-78 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Белгечләр урынга килеп, бәлага юлыккан хайваннарга ярдәм итәчәк.

Фото – Владимир Муриновның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев