Сабантуй 2024
Табигать һәм без

Сабантуй 2024

Быелгы Мөслим Сабантуе мәйданын кунак каршыларлык итеп чистарту, төзәтү, матурлау эше бик күп эшләнде.

Быелгы Мөслим Сабантуе мәйданын кунак каршыларлык итеп чистарту, төзәтү, матурлау эшендә бик күп райондашларыбыз, хезмәт коллективларының көче керде. Һәрберсе үзенә билгеләнгән эш фронтында намуслы хезмәт куйды. Шул рәвешле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган Ык буе җәй буена җитәрлек матурлыкка төренде. Аны саклау һәрберебезнең үзеннән тора.

Сабантуй мәйданының "Вакыт елгасы" экспозициясен бизәүче әлеге гөлләмәләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре әзерләде.

 Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев