Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Миннек, пиннек, каен себеркесе...

Ничек аталса һәм ни рәвешле сакланса да, каен себеркесенең файдасы зур.

Питрау үтте – җәй бетте, диләр халыкта. Питрау – җәй уртасы. Үлән, агачлар үсеп, өлгергән, файдалы матдәләрен туплаган. Дару үләннәрен, чәй урынына кулланылучы иван-чәй, мәтрүшкә, юкә чәчәген шушы вакыттан да соңга калмыйча җыю зарур. Мунчаның төп аксессуары булган себеркене әле тагын бер атна дәвамында әзерләргә мөмкин.

Безнең якларда мунча себеркесе, гадәттә, каен ботакларын сындырып әзерләнә. Кемдер аны – “миннек”, кемдер “пиннек” дип атый. Табигатькә зыян салмый гына, яшь каен үсентеләренең аскы ботакларын кисеп ясалган себерке иң яхшылардан санала. Сүз дә юк, себерке ясар өчен бик күп “сылукайларның” “башын идерергә” кирәк. Иң мөһиме – болай эшләгәндә агачлар үсүен дәвам итәчәк.
Себеркене һәр кеше үзенчә бәйли. Һәр хуҗаның – үз алымы. Кемдер саллы себерке белән чабынырга ярата, кемгәдер җиңел, кыска саплысы ошый. Кечкенә балалары булганнар алар өчен махсус – җыйнак, балалар кызыгырлык бәләкәй себерке бәйли.
Себерке бәйләү осталык сорый. Сабакларны сайлап, уңаена китереп, чәчәк букеты ясаган кебек, ашыкмыйча, тәмен белеп бәйли уңганнар себеркене. Читтән карап торсаң – чын флорист инде менә! Каен ботаклары арасына сары мәтрүшкә, мәтрүшкә, әрем сабаклары да кыстырсаң, искиткеч букет килеп чыга. Бигрәк тә кышын, мунчада себеркене пешекләгәннән соң чыккан хуш истән башлар әйләнә, җәй искә төшә, чәчәкле-җиләкле болыннар, яшел урманнар күз алдына килә. 
Каен себеркесе мускул һәм буыннар авыртканда файдалы. Тән тиресен төрле тимгелләрдән чистарта, кечкенә җәрәхәтләрне, сыдырылган урыннарның төзәлүен тизләтә. Иң мөһим сыйфаты – бронхларны чистарта. Себерке пешекләгән суны да түгәргә ашыкмагыз. Ул – чәчләрне юар өчен менә дигән төнәтмә! Шушы процедураны даими кабатлаганда чәчләр ныгый, кавыктан котылырга да ярдәме тия. 
Имән себеркесе популярлыгы буенча икенче урынны билидер, мөгаен. “Имән кебек нык” дигән әйтемдәгечә, мондый себерке белән чабынган кеше көчле, куәтле буладыр кебек. Кемнәргәдер юкә себеркесе ошый. Юкә чәчәге төнәтмәсен, гадәттә, салкын тигәндә кулланабыз. Шушы үзенчәлеген истә тотып, авырып торганда юкә себеркесе белән чабынучылар да бар. Ылыслылар себеркесен үз итүчеләр дә аз түгел. Файдалы үзлекләренә килгәндә, ылыслы агачлар һаваны яхшы чистарта, респиратор авыруларга каршы тора, кан әйләнешен тизләтә. 
Үсемлек себеркеләре дә бик файдалы. Май аенда кычыткан себеркесе бик популяр. Кычыткан буыннар авыртканда ярдәм итә, ревматизм авыруларын дәваларга булыша. Ак әрем себеркесенең дә файдалы үзлекләре күп. 
Саклауга куйганда себеркеләрне парлап бәйлиләр һәм җилләтелә торган күләгә урынга асып куялар. Тыгызлап куярга ярамый, чөнки чи ботаклар, бер-берсенә тиеп торып, “янарга” мөмкин, ягъни каралып чыга, күгәрә башлый. Кипкәннән соң себеркене чормага, яки башка коры урынга урнаштырырга киңәш ителә. Тузан кунмасын өчен өстенә җиңел, һава үткәрә торган материал (мәсәлән, иске урын-җир җәймәсе) капларга мөмкин. 
Соңгы елларда суыткычта туңдырылган себеркеләр модага керде. Андый себеркенең файдалы үзлекләре саклана һәм яңа әзерләнгән кебек садә (свежий) була, диләр. Шулайдыр. Ләкин себеркеләрне саклау өчен аерым суыткыч кирәк булуы “итәктән тарта”. 
Себеркене нинди генә агачтан ясасагыз да, нинди ысул белән сакласагыз да, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев