Кызыл миләш тәлгәшләре
Кызыл миләшнең җимешләре бик ачы булса да, файдалы үзлекләре күп. Вируслар таралган чорда иммунитетны ныгыту өчен дә, томау төшкәндә, ютәл башланганда, кызыл миләш ярдәм итәргә мөмкин. “Миләштә аскорбин кислотасы күп, шуңа ул температураны төшерергә булыша. Кызыл миләштә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә каршы торучы җиләк-җимеш кислотасы да күп”, – диләр табиблар.
Бу көннәрдә район үзәгендә миләш җыючы укучыларны һәм аларның әти-әниләрен күрергә мөмкин. Күпләрдә: “Миләшне нигә җыялар микән?” дигән сорау тугандыр.
– Балаларга 1әр килограмм миләш җыеп килергә кушканнар. Кичә улым, кызым белән өчәүләп миләш җыйдык. Быел кызыл миләш бик уңган, – ди хезмәттәшебез Лилия Шәймиева.
– Гимназиядә кызыл миләш җыю буенча “Алсу миләш тәлгәшләре” дип исемләнгән акция игълан иттек. Акциягә укучылар да, укытучылар да актив кушылды. Өч көн дәвамында 700 килограммнан артык миләш җыелды. Миләшне дару ясау өчен Уфага алып китәчәкләр. Акциядә катнашкан барлык укучыларга, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Дарулар ясауга үз өлешебезне кертә алуыбыз белән горурланабыз, – диде Мөслим гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Ямалова.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллективы да акциягә бик теләп кушылган.
– Укучылар һәм укытучылар көче белән 400 килограммга якын миләш җыйдык, шушы көннәрдә аны килеп алачаклар. Безнең хезмәтебез кемнеңдер сәламәтлеген яхшыртырга, препаратлар ясарга ярдәм итә икән, без моңа шат кына. Димәк, хезмәтебез файдалы һәм кирәкле, – ди Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.
Район үзәгендәге өч мәктәп коллективы көче белән барлыгы 1 мең килограммнан артык кызыл миләш җыелган. Димәк, республикабыз халкының сәламәтлеген ныгытуда, дарулар белән тәэмин итүдә мөслимлеләрнең дә саллы өлеше бар.
Фото – Мөслим гимназиясы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев