Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Кызыл китапка кертелгән

Татарстан Республикасының Кызыл китабына 200дән артык хайван теркәлгән. Шуларның берничәсе белән таныштырып үтәбез.

Дала чуары Мөслим районында киң таралган булса да, Кызыл китапка кертелгән. Гадәттә, дала елгалары үзәннәрендә, кырлар читендә, юл кырыенда яши. Аркасында караңгы сызыгы, кыска койрыгы бар. Белгечләр әйтүе буенча, дала чуарының кимүенә һава шартлары, ерткычлар саны күп булу сәбәп. Дала кырыенда үләнле участокларны, юл кырыйларын ачу, пестицидлар куллану да дала чуарлары кимүгә сәбәп була ала.
Зур кушаякның гәүдәсе чагыштырмача кыска (19-26 сантиметр озынлыкта), койрыгы 1,3 тапкыр озынрак. Сырты кызыл-көрән яки саргылт төстә, корсак өлеше – ак. Койрыгы кара, очы – соры төстә. Зур кушаяк үсемлекләр һәм бөҗәкләр белән туклана. Зур кушаякларны автотранспортның интенсив хәрәкәте куркыта һәм күчеп китәргә мәҗбүр итә. 
Исегезгә төшерәбез: Кызыл китапка кертелгән хайваннарны аулау һәм үсемлекләрне җыю дәүләт органнарының махсус рөхсәте белән генә башкарыла.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

Рәмилә Сәләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев