Күңелем гел урманда!
Урманчы Феликс Кинарский шулай ди
Феликс Кинарский – Бикмәч егете. Мөслим урманчылыгында 2017 елдан бирле хезмәт куючы райондашыбыз урманны һәм андагы агачларны биш бармагы кебек яхшы белә.
– Бикмәч – урманга сыенып утырган авыл. Кечкенәдән урман һавасын сулап, урман байлыкларына сокланып, урман нигъмәтләрен күреп үстек. Әтием – Усы урманчылыгында мастер, әнием урманчы вазыйфаларын башкарды. Ул чорда Бикмәчтә агач эшкәртү цехы бар иде. Чималга һәрвакыт сорау һәм ихтыяҗ зурдан булды. Цехта чана бөгәләр иде, әти без бала-чаганы бергә туплап, себерке, печән әзерләү эшенә тартып, шул рәвешле хезмәт тәрбиясе бирә иде. Шунда ук атлар да тоттылар. Атка арбалар ясауда да цехның зур ярдәме булды. Пилорама, штакетный цех та сәгать теле кебек төгәл эшләп торды, – дип искә ала Феликс.
Бикмәч мәктәбендә өченче сыйныфны тәмамлагач, аларның гаиләләре Мөслим авылына күченә. Феликс мәктәптә хезмәт, рәсем дәресләрен аеруча нык ярата. Хезмәт дәресләрендә агач эшләнмәләре әзер-ләү бигрәк тә ошый үзенә. 9 сыйныфтан соң укуын Мөслимнең 94нче санлы һөнәр училищесында дәвам итә. Тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, документларын Түбән Кама политехник техникумына тапшыра. Биредә ул юрист белгечлеге алып чыга. Шул ук вакытта үзе укыган техникумда производствога өйрәтү мастеры булып та эшли.
– Урманчылык юнәлешендә хезмәт юлымны Усы урманчылыгында башладым. Ул вакытта аның җитәкчесе Раиф абый Шәңгәрәев иде. Туганнарым да, абыем да урманчы булып эшләде. Ул чакта бик тә дәрәҗәле эш иде ул. Мин дә бу һөнәрне яраттым. Урманга бер керсәң, чыгып булмый икән ул. Үземне электән үк урманчы һәм ишегалды тулы мал-туар тоткан хуҗалык, күпбалалы гаилә башлыгы итеп күз алдына китерә идем. Хыялым тормышка ашты. Шөкер, яраткан эшемдә эшлим. Урманда йөрү җанга рәхәт. Мин инде хәзер һәр агачны, һәр чәчәкне таныйм. Һөнәрем барысына да өйрәтте. Гөмбә дә җыя беләм, җиләкләрне дә күптән аерам. Кешеләр аерым бер агачны яратса, мин барысын да үз итәм. Урманнан яшәр көч алам, – ди Феликс.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 октябрь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев