Күлле Катмыш чаганлыга әйләнмәсме?
Катмыш авылында яшәүчеләр экологик мәсьәләләр күтәрә
Мөслим авыл җирлеге составына керүче Катмыш авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Авылга 1861 елда нигез салына. Тарихи чыганаклар бу чорда авыл халкының кәсепчелеген игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, умартачылык дип күрсәтә.
Бүгенге көндә Катмыш авылында 80ләп хуҗалык исәпләнә, аларда 200дән артык кеше яши. Авыл халкының күпчелеге район үзәгенә йөреп хезмәт куя. Авылда терлек асраучылар ике-өч кенә кеше. Катмышлылар элек-электән матур йортлар салып, җитеш тормышта көн күрде. Җәйләрен бакча артындагы күлдә балык тотып, матур ял итә белделәр. Мөслимлеләр дә Катмыш күлен үз итә. Әмма соңгы елларда күл кибү, юкка чыгу алдында тора.
– Соңгы 7-8 елда күлгә язгы ташу сулары кереп җитә алмый. Хәзер бит кар аз ява, язгы ташу сулары Ык елгасы ярына да чыга алмый, – ди Катмыш авылы өчен янып, борчылып йөрүче Фәнис Корбангалиев. – Язгы сулар кермәгәч, күл суы елдан-ел кими, саега, балыклар да бетеп бара. Су ташыганда, күл суы чистарып, Ык елгасыннан да балыклар керә иде. Күл чын-чынлап үлеп бара! Шулай да аккошлар ташлап китмәде әле күлне. Өч пар аккош, бала чыгарып, күлебездә җәйне үткәрә. Күл пычранып, кипсә, аккошларсыз да калабыз.
Ял итәргә килүчеләр дә үзләреннән соң бик күп чүп-чар калдыра икән.
– Күл буена мөслимлеләр һәм кайткан кунаклар да килә, дип беләм. Матур урынга ял итәргә килгәч, нигә пычратып китәргә?! Өем-өем чүп-чар калдырып китәләр бит! Бу бит – ял итәргә килүчеләрнең эше! Чүпне каяндыр кемдер китереп ташламый! Алга таба да болай дәвам итсә, күл урынында чүп-чар өеме генә калачак. Табигать пычрана, дип лаф орабыз, ә үзебез, шушы җирлектә яшәүче мөслимлеләр, туган җиребезнең матурлыгын, чиста сулы күлләрне, җирлегебезне үз итеп кайткан аккошларны, чәчәкле тугайларны саклау өчен нәрсә эшлибез соң? Киләчәктә Катмыш чаган һәм чүп-чар баскан Катмышка әйләнмәсме? – дип борчыла Фәнис Корбангалиев.
Борчылырлык бит. Бүген Катмыш күле генә түгел, Бахшай, Кара яр күлләре, Ык елгасының аулак урыннары, авыллардагы чишмә-күл тирәләре дә пычранып бара. Чишмә янында контейнерлар булса да, ял итүчеләр үзләреннән калган азык-төлекне һәм башка төр чүпләрне ташларга иренәләр. Һәркайсы шулай чүп-чар калдыра башласа, Табигать-анабыз үпкәләмәсме? Табигать белән бергә күңелләребез дә пычрана, таплана һәм мүкләнә бара бугай. Битарафлык, җавапсызлык һәм кешелексезлек сыйфатлары ипләп кенә күңел түренә үрмәли кебек. Бүген чара күрмәсәк, иртәгә соңга калмабызмы?
Фәнис Корбангалиев авылны чаган басуына да борчылуын белдерде.
– Катмыш – бик төзек, матур авыл. Соңгы елларда Америка чаганы баса башлады. Егермеләп урында чаганнар бик нык үсте, чара күрелмәсә, алга таба ул бөтен авылны басачак. Мин мәчет тирәсен, үз ихатам алдын чаганнан чистарттым. Хәзер дә вак үсентеләрне йолкып торам, әмма берникадәр вакыттан соң алар тагын чыга. Чаганнарны трактор ярдәмендә төбе-тамыры белән казып алмасак, бу агачтан котыла алмаячакбыз. Техника яллау өчен авыл халкының гына көче җитми, бу эштә җитәкчелекнең ярдәме кирәк, – ди ул.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатында Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрхановка мөрәҗәгать иттек.
– Катмышлыларның әлегә мондый мөрәҗәгать белән кергәннәре булмады. Чаганны юк итү өчен химик препаратлар да бар. Авыл халкы каршы килмәсә, без ярдәм итәргә әзер. Мәсьәләне авыл халкы белән бергәләп хәл итәргә тырышырбыз, – диде Марат Бәйрханов. – 1 сентябрьдән яңа федераль закон кабул ителә. Ихата алларын җыештырмаган, анда төзелеш материаллары саклаган гражданнар өчен җаваплылык каралган. Җир кишәрлеге бүленеп тә, 7 ел эчендә анда өй салынмаса, участок 1 ел дәвамында чистартылмаса, җаваплы гражданнарга штраф билгеләнәчәк. Штраф күләме 10 мең сумнан 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Шәхси йортларда яшәүчеләрнең ихата алдын чиста тотуга җаваплырак каравын сорыйбыз.
Чаган мәсьәләсе күп авылларны, бигрәк тә буш ихаталар күп булган кече авылларны борчый. Әлеге мәсьәлә халык җыеннарында да күтәрелә. Авыл халкы бу эшкә бергәләп тотынганда гына әрсез үсентеләрне җиңеп буладыр. Шул ук чисталык мәсьәләсе дә барыбыздан да җаваплы мөнәсәбәт сорый бит.
Язилә Мәгалимова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев