Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Күлле Дусаебыз

Борын-борыннан ук бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар

Нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка соклансак та, туган төбәгебез, болын-кырларыбыз, чишмә-сулыкларыбызның якынлыгын, гүзәллеген берни белән дә алыштырып булмый!

Борын-борыннан ук бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар. Бу аңлашыла да: су булган җирдә тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.

Авылыбыз Дусай да – шундый авылларның берсе. Заманында сигез буасы булган авылыбызда күпләп мал асрау, умартачылык белән шөгыльләнү, данлыклы алма бакчасында рәхәтләнеп эшләгән күмәк эшләр, мул итеп иген үстерү дисеңме – болар – авыл кешесенең тормыш мәгънәсенә һәм канына сеңгән хезмәте.

Бүгенге көндә Дусаебызны өч кенә буа ямьләп тора. Ни кызганыч, авыл уртасындагы буа ташландык, аяныч хәлдә иде. Аның суы кимеп, камышлыкка әйләнде. Авыл халкының күпләп каз-үрдәк үрчетә алмавы да шул сәбәпле иде. Бу хәлгә һәркем борчылды. Бу күләмле эшне башкарыр өчен узара салым акчасы гына җитми иде. Аллаһның рәхмәте белән әлеге зур эшне башкарырга авылыбызда туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, олы йөрәкле Хаҗиева Мөнирә Равил кызы һәм аның уллары Алмаз белән Нияз алынды. Күләмле матди ярдәм күрсәтеп, алар матур итеп буаны төзекләндерделәр.

Эшне Алга ПМК "Мелиорация" оешмасы эшчеләре җиренә җиткереп башкарды. Рәхмәт аларга.

Яныннан үтеп киткән һәр кешене сокландыра ул буа. Киләчәктә аккошлар оя корып, каз-үрдәкләр йөзеп йөргән, яр буенда авыл халкын үзенә җәлеп итеп торган ял урынына әйләнсен иде ул.

Мөнирә апа, Алмаз, Нияз! Изге эш эшләп, авылдашларыгызны сөендергән өчен, Раббыбыз үзегезне сөендерсен, хәерле, бәрәкәтле, бәхетле гомер насыйп итсен. Гомере буе авылым дип җан атып яшәгән РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрмәдия Мирзаянова һәм оныклары белән хаклы рәвештә горурлана ала.

Ләйлә Баянова фотосы. Дусай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев