Кошларның да серләре бар
Россия территориясендә кошларның 750 төре бар
* Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар, ә анарның гомуми саны 100 миллиард чамасы. Россия территориясендә кошларның 750 төре бар. Аларның тормышларыннан кайбер серләрне барлыйк.
* Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата.
* Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала.
* Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош.
* Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар. Алар сайрап үз территорияләрен билгелиләр.
* Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 омлет чыга. Тәвәнең авырлыгы 140 кг га кадәр җитәргә мөмкин, ә аның эчәгесе 14 метр озынлыкта. Күзләре баш миеннән зуррак.
* Пингвин - йөзә алучы, әмма оча белмәүче бердәнбер кош.
* Фламинго туганда алсу төстә булмый. Аларга бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә.
* Акчарлакның аңкау бизләре тозны фильтрлый ала, шуңа күрә алар тозлы диңгез суын эчәләр.
Фото – ясалма фәһем белән эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев