Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Коралың бармы, аучы?

15 сентябрьдән рес-публикада куянга (русак), дала төлкесенә һәм пошиларга ау сезоны ачылды. Куяннарга һәм төлкегә ау сезоны – 2026нчы елның 28 февраленә кадәр, пошига киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

15 сентябрьдән рес-публикада куянга (русак), дала төлкесенә һәм пошиларга ау сезоны ачылды. Куяннарга һәм төлкегә ау сезоны – 2026нчы елның 28 февраленә кадәр, пошига киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

– Аучылар урманда билгеле бер кагыйдәләргә буйсынырга тиеш. Аучылык һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, шулай ук утлы корал белән эш иткәндә аучылык ресурсларын һәм куркынычсызлык техникасын, ау нормаларын үтәргә кирәк, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Владимир Муринов хәбәр итүенчә, сентябрь азагында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру акциясе башланачак. Әлеге чараларда Әмәкәй һәм Олы Чакмак мәктәпләре укучылары актив катнаша.

– Аучылык ресурсларын саклау һәм торгызу, алар өчен уңайлы шартлар тудыру максатында оештырылучы чарага алдан әзерләнәбез. Кыргый хайваннар өчен кирәкле күләмдә салам һәм тоз тупланды. Быел браконьерлар очрамады, моңа кешеләрдәге коралларның кимүе дә тәэсир иткәндер. Моңарчы кешеләр кулында 480 данә корал булса, хәзер бу сан 200гә калды. Корал турында катгый закон кертелү дә бик яхшы. Хәзер, корал йөртергә рөхсәт биргәндә, җентекләп тикшерәләр. Медицина тикшерүен дә ныклап үткәрәләр. Табибтан тиз генә кирәкле язуны яздырып, мөһер суктырып кына булмый. Аучыларга биргән белешмәләре өчен табиблар үзләре җавап бирә. Белешмә алу өчен аучылар ике көн дәвамында медицина тикшерүе үтә. Медицина тикшерүенең бәясе дә арзан түгел: 15 мең сум. Бәлки, шуңа да күпләр үзләрендә булган коралларны дәүләткә тапшыруны кулай күрә. Андый кораллар махсус хәрби операциягә озатыла, алар анда ныграк кирәк, – ди Владимир Муринов.

Көз башында тояклы эре хайваннар, шул исәптән пошилар да активлаша. Әлеге чор ике айга кадәр сузылырга мөмкин. Бу вакытта пошилар аеруча куркыныч тудыра һәм кешегә дә һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Бу чорда ата пошилар аз ашый һәм еш күчеп йөри. Төнлә алар шактый зур араны үтәргә мөмкин.

– Поши – машина йөртүчеләр өчен куркыныч тудыручы хайван, чөнки аның гәүдәсе гаять зур. Зур пошиның авырлыгы 300 килограммнан 600 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, тәүлекнең караңгы вакытында трассада тизлекне киметергә кирәк. Машина утларын тарала торган яктылык режимына көйләргә (дальний свет) һәм томанга каршы фараларны кабызырга киңәш итәм. Пошиларның юлга чыгу куркынычы булган урыннарга яңа юл билгеләре урнаштырылды, – дип кисәтә Владимир Муринов.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев