Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Каен суын дөрес җыясызмы?

Март уртасыннан алып, апрель урталарына кадәр (каен суты агу вакыты – 1-2 атна!) халыкта каен суын тәмләп карау гадәте яши. Элек-электән каен суына аерым игътибар бирелгән, әби-бабаларыбыз да аны яратып кулланган. Каенда сут хәрәкәте башлануын аны тыңлап карап белгәннәр. Хәзер исә моны белү өчен агачның кечкенә ботагын сындырып карыйлар. Агач яфрак яра башлаганда, каен суы җыю туктала.

РФ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы боерыгы белән каен суы җыю кагыйдәләре расланган. Ул 2027нче елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә. Бу кагыйдәләр күпләп җитештерүчеләр өчен эшләнгән булса да, андагы аерым пунктларны белү үзе өчен каен суы җыючыларга да файдалы булыр. 
Каен суын өлгергән урманнан, агачларны кисәргә 5 ел кала яисә киселәчәк 50 яшьлек агачлардан җыярга ярый. Кәүсә диаметры кешенең күкрәк биеклегендә 20 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Сут агызу өчен канал агачның тамыр муентыгыннан 20-35 сантиметр биеклектә һәм 2-3 сантиметр тирәнлектә тишелә. 
Су агызу өчен кешеләр бик күп төрле алымнар куллана. Кемдер медицина системасы ярдәмендә агыза, кемдер озын кадак белән тишә, кемдер үткен пычак белән кисенте ясый. Ботак кисеп, савытларын шунда элеп куючылар да бар. Ничек кенә булмасын, каен суы эчәсе килә дип, агачка зыян салу тыела. Агач кәүсәсенә балта белән чабу – җинаять. 
Җирлекнең яшелләндерелгән урыннарында – паркларда, скверларда, ишегалларында, шәһәр яны территорияләрендә, милли паркларда, тыюлыкларда үсүче каеннардан, шулай ук яшь агачлардан су җыю тыелган. Бу гамәл яшеллеккә зыян китерүгә тиңләнә, аның өчен штраф каралган. Каен суы сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән, юл буе полосаларыннан да җыелырга тиеш түгел. Аларда кеше сәламәтлеге өчен куркыныч авыр металлар була. Урман читендә яки ялгыз үсүче каеннардан сут җыеп та аларга зыян китерергә мөмкин. Туры кояш кыздыручан, шунлыктан аларга кору куркынычы яный. Бер агачтан, зурлыгына һәм яшенә карап, 3-8 литр сут алырга була. Кайвакыт җәй уртасында кәүсәгә беркетелгән тулы савытта ачыган каен суы күреп, йөрәк сыкрый. Куйгансың икән, алырга, ясаган яраны ямарга онытма инде! 
Югарыда телгә алынган кагыйдәләрдә кәүсәдән су агызган яраны агач бөке белән томалап, известь катыш балчык яисә бакча сумаласы белән сылап куярга киңәш ителә. Бу гамәл каенны гөмбә авыруларыннан саклый. Мондый агачның ярасы 2 ел эчендә төзәлергә сәләтле.
Каен суының саклану вакыты бик аз. Аны бал, лимон согы кебек өстәмә консервантлар куллану ысулы белән озайтырга була. Кайбер кешеләр каен суын савытларга тутырып туңдыргычта саклый. 
Каен суының файдасы турында күп языла. Күпләп кулланганда, зыяны да булырга мөмкин. 
Табигатебез бүләкләргә искиткеч бай һәм юмарт. Чама хисен белеп, комсызланмыйча, мондый бүләктән дөрес файдаланган кеше генә аның рәхмәтенә ирешер.
Гөлназ Җәлилова

Флүн Вилданов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев