Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Җитез тәмлетамак

Шәһәр паркларында тиеннәр күп. Аларны, сәламәтлекләренә зыян китермичә сөендерү өчен, ни белән сыйларга була?

Көзге чорда тиеннәр, чикләвекләр, күркәләр җыеп, актив төстә кышкылыкка азык запасы туплый. Тиеннәр кышны исән чыксын өчен, аларның дөрес туклануы мөһим. Шуңа аларны сыйлаганда, әлеге кимерүчеләргә нинди продуктлар яравын белергә кирәк.

Тиеннәрне кедр һәм әстерхан чикләвеге, кабыгы чистартылмаган урман чикләвеге, кыздырылмаган көнбагыш һәм кабак орлыгы (5 данәгә кадәр бирергә була) белән сыйларга мөмкин. Тиеннәр алма, груша, банан, шулай ук кишер, кабакны (хәтта киптерелгәннәрен дә) бик яратып ашый. Миләш, карлыган, кушылмаларсыз киптерелгән җимешләр: күрәгә, инжир, йөзем, кара җимеш тә тиеннәр өчен бик файдалы. Пешкән йомырка да тәкъдим итә аласыз.

Миндаль, арахис, фисташки, цитруслар һәм кеше куллана торган башка ризыклар: кыздырылган, тозлы, әче ризыклар, чипсы, сохари һәм икмәк-булка эшләнмәләре тиеннәргә ярамый.

Иминлек кагыйдәләре турында да онытмагыз: тиенне кулдан ашатмагыз, сыйпарга үрелмәгез. Тиенгә дигән тәм-томны җимлектә яки җирдә калдырыгыз. Тиен – төрле авырулар таратырга сәләтле кыргый җәнлек, шуңа ашатканда, алар белән контактка керүдән сакланырга кирәк.

Белешмә

Кышкы маршрут исәбе буенча республикада тиеннәр саны тотрыклы: алар 4,1 мең данә исәпләнә. Әлеге җан ияләренең иң зур популяцияләре Саба, Нурлат, Аксубай һәм Яшел Үзән районнарында яши.

Фото – ясалма фәһем ярдәме белән эшләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев