Җиңүчеләр билгеле булды
Табигать һәм без

Җиңүчеләр билгеле булды

Чисталык икеайлыгы кысаларында “ЭкоЯз” конкурсы үтте. Катнашучыларның активлыгына карап конкурска нәтиҗә ясалды һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.

“ЭкоЯз” конкурсының максаты – экологик культура һәм әйләнә-тирә мохиткә сак караш тәрбияләү, аны саклау эшендә гражданнарның, оешмаларның һәм власть органнарының башлангычын берләштерү, халыкның экологик культурасын тәрбияләү эшендә традицияләрне торгызу.
– “ЭкоЯз” конкурсында бик күп районнар катнашты. Мөслим – иң югары күрсәткечләре булган районнарның берсе. Мөслимлеләрнең активлыгы калган районнарга үрнәк булсын иде, – ди ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе өлкән белгече Эльза Вәлиева.

Рәмилә Сәләмова фотосы.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев