Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Игелек дөньяны үзгәртергә сәләтле

Райондашларыбызның игелекле гамәле җиңү китерде

ТР Дәүләт Советы каршында оешкан Яшьләр парламенты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән “Үз тирәмдә дөньяны үзгәртәм” исемле онлайн марафон үткәрде. Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз Фирая һәм Наил Дәминовлар да бар.

– Бәйгедә катнашучылар яхшы гамәлләре турында видеоязма яздырырга тиеш иде. Без дә тормыш иптәшем белән үзебезне сынап карарга булдык. “ВКонтакте” социаль челтәрендә җиңүчеләрне тавыш биреп сайладылар. Безнең өчен тавыш биргән якыннарыбызга, райондашларыбызга рәхмәт! – ди Фирая апа.

Онлайн-марафонга 400дән артык видеоязма килгән. Җиңүчеләргә смартфоннар, сәгатьләр, уен приставкасы һәм башка төрле кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Дәминовлар бәйгедә смартфон откан.

– Наил абый белән Фирая апа бер-берсен тулыландырып яши. Алар һәр башлангычка бергәләп тотынып, тирә-юнебезне матурлауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Дистә елдан артык без яшәгән йортның ишегалды чәчкә-гөлләргә күмелеп утыра. Табигатьне бергәләп сакласак кына яшәгән җиребез матур булыр. Тирә-юньнең матурлыгына һәм төзеклегенә битараф булмасак, һава да чиста булыр, – ди Алсу Сабирова.

– 10 ел буе без үзебезнең ишегалдында матурлык тудырабыз. Кечкенә бакчабызда барысы да үз кулларыбыз белән булдырылган. Дүрт аяклы дусларыбыз – йортсыз хайваннар турында да онытмыйбыз: ризык һәм су биреп, аларны һәрвакыт ашатып торабыз. Синең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны кайгырту дөньяны яхшырак итә. Бәйге август аенда башланса да, без аның турында сентябрь уртасында гына белдек. Конкурска материалларны җибәрергә өч көн генә калып килә иде, җитештек! Бәйгегә бер минутлык видеоязманы кызыбыз Фәридә белән бергәләп ясадык. Үзебез ясаган скверның җиңүчеләр рәтендә буласына башта ышанып та бетмәдек. – дип, сөенечен уртаклашты Наил абый.

Казанда узган бүләкләү тантанасында Дәминовларның кызлары Фәридә катнаша. Ә райондашларыбыз тантаналы чараны онлайн тамаша кыла. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 25 октябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев