Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Язгы чәчәкләрне өзмәгез!

Табигать йокыдан уяну белән беренче чәчәкләр күренә башлый. Аларны өзәргә ярамый, чөнки чәчкә-гөлләрнең күбесе Кызыл китапка кертелгән. Вакытсыз өзелгән чәчәкләр орлык җитештерергә өлгерми, шул сәбәпле аларның саны тагын да кими.

Безнең районда язгы нәүрүз гөле, язгы бадъян (первоцвет весенний, примула весенняя) беренче булып чәчәк ата. Язгы утчәчәкне (адонис весенний) күпләр сары умырзая дип тә йөртә. Казаяклылар семьялыгына керүче әлеге үсемлек – сирәк очраучы, юкка чыгу алдында торган төр.
Алтай җилдәге яки Алтай умырзаясы (ветринница алтайская) да казаяклылар семьялыгыннан. Нечкә сабактагы ак чәчәкләре жилдә тирбәнеп урырганга аны “җилдәк” дип атаганнар.
Ачык йокы уләне (прострел раскрытый или сон трава раскрытая) –миләүшә төсендәге яки аксыл чәчәкле, йонлач сабаклы үсемлек. Күпләр аны “язгы умырзая” дип йөртә.
Лютиклылар семьялыгына керүче язгы сары чәчәк (купальница европейская) сазлыклы, дымга бай урыннарны ярата. Русчадан исеме дә “суда коена” дигән мәгънәдә бит. 
Болай да аз санда булган язгы чәчәкләрне өзмик. Аларның матурлыгына табигатькә чыккан һәркем соклана алсын! Кызыл китапка кертелгән беренче үсемлекләрне саклауга һәркем үз өлешен кертсен иде.
Илмира Сәфәргалина, 
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы.

Илмира Сәфәргалина фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев