Чыпчыкларны санар чак
Россиядә чыпчыкларның бөтенроссия исәбен алу елга ике тапкыр – февральдә һәм август аенда уздырыла. Бу эшне белгечләр, волонтерлар башкара.
Орнитологлар хәбәр итүенчә, чыпчыкларның ике төре киң таралган – йорт һәм басу чыпчыклары. Әмма соңгы егерме елда йорт чыпчыкларының саны азайган. Бу хәл Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча шулай. Орнитологларны бу факт гаҗәпкә калдырган. Шуның кадәр күпсанлы кошлар тик торганда ничек кимергә мөмкин?! Аларны аулаучы юк, чир таралып та кырылмадылар. Үзеннән-үзе шулай килеп чыккан, димәк.
– Бу төр кошларның кимүенең сәбәпләре бар. Ул – популяция дулкыннары. Гади итеп әйткәндә, бертөрле кошларның саны арта, шул ук вакытта икенчеләренең саны кими. Берникадәр вакыттан соң, киресенчә, артканнары кими, ә азайганнары күбәя. Икенче сәбәбе кеше факторы белән бәйле дип әйтергә була. Йорт чыпчыгы күбесенчә шәһәрдә һәм авылда яши. Алар бөртеклеләр белән туклана. Шәһәр паркларын хәзер гел карап, үләнен чабып, карт агачларны кисеп торалар. Үлән орлык бирергә өлгерми, димәк, чыпчыкка азык калмый. Чүплекләрдә дә әллә ни туклана алмыйлар. Чүп контейнерларының күбесе каплаулы. Чыпчыклар элек карт агачларның кәүсәләрендә тишек табып, шунда оялыйлар иде. Иминлек максатыннан хәзер агачларны кисәләр, шуңа кошларга ояларга урын калмый. Йортларның чормалары да ябылды. Яңа йортлар бетон белән пыяладан гына тора, тишек-тошыклары юк, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 елның 20 февраль саныннан укыгыз.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев