Cу буйларында ел саен өмә уза
Табигать һәм без

Cу буйларында ел саен өмә уза

Вәрәшбаш җирлегенең табигате буаларга бай. Аларның чисталыгын саклау, пычратмау - hәркемнең бурычы. Авыл советы активы су буйларында ел саен өмә уздыра.

"Су буйларында ял итүчеләр, юлда йөрүчеләр, җиләк-җимеш җыючылар калдырып киткән чүпләрне җыештырып йөр инде. Без җыештырып киткәннән соң, тагын шушындый чүп өемнәре хасил булмасмы, дип борчылабыз. Һәркем табигатьне саклауга үз ихатасына караган кебек сакчыл карашта булсын, табигатьне пычратмасын иде. Шуны ук үзләренең балаларына, яшьләргә өйрәтсеннәр иде", - диләр вәрәшбашлылар.

Фото - Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев