Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Битараф булмыйк!

1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланды.

Көннәр җылытуга оешма-предприятие коллективлары үз территорияләрен җыештыра башлады. Беренчеләрдән булып өмәгә чыккан район хастаханәсе коллективы, үз территориясеннән тыш, аларга беркетелгән Шашин, Беренче май урамнарына да тәртипкә китерде.
– Быел өмәләр кар таратудан башланды. Ваемсызлыгыбызны яз ныграк ачып бирә төсле. Кар эрү белән кыш дәвамында кар астында яткан чүп-чар чыга башлый. Хәзер бөтен җирдә дә чүп савытлары бар югыйсә. Күпфатирлы йортлар ишегалдында да, социаль объектлар янында да махсус урналар куелган. Җирдә чәчелеп яткан тәмәке төпчекләре, кәнфит кәгазьләре, пластик шешәләр һәм башка көнкүреш калдыклары тирә-юньне бизәми, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
– Каты көнкүреш һәм терлекчелек комплекслары калдыкларын теләсә кая түгү тирә-юнебезнең чүпләнүенә, авыру таратучы бөҗәкләр үрчүенә сәбәп булып тора. Начар санитар-эпидемиологик хәл җир асты суларының һәм атмосфераның пычрануына китерә. Тирә-юнебезне җыештыру, тәртипкә китерү максатында ел саен санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Икеайлык санкцияләнмәгән чүплекләрне, үләт базларын ачыклауга да юнәлтелгән, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Бакчадан, ихатадан чыккан чүп-чарны яндыручылар да күренә башлады. Чүпне Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән алынган рөхсәт белән генә яндырырга була. Бүгенге көндә мондый рөхсәтне 19 авыл җирлеге һәм “Мөслим электр челтәрләре” җәмгыяте алган. Рөхсәтсез чүп яндырган очракта штраф түләргә туры киләчәк.
– Ихатада чүп яндырганда учак торак йорттан 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Чүп тимер мичкә эчендә яндырылырга, көтелмәгән хәл очрагына учак янында чиләк белән су яисә ут сүндергеч торырга тиеш. 17 апрельдән янгынга кадәр махсус режим кертелә. Ул 10 майга кадәр дәвам итә. Бу чорда ихатада яки урман-кырларда учак ягу, коры үлән, камыл яндыру катгый тыела. Табигатькә зыян салган өчен административ җәза каралган, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Татарстан Республикасында экологик икеайлык кысаларында “ЭКОяз” конкурсы да игълан ителде. Ул “Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экооешма”, “Экоишегалды”, “Экобакча” (балалар бакчалары өчен) номинацияләре буенча уза. Димәк, әйләнә-тирәне чистартудан тыш, эшегезне фотога төшереп, конкурска җибәрергә һәм бүләкләр дә отарга мөмкин.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев