Райондашларыбыз “Урманнарны саклыйк!” акциясенә кушылды
Табигатьне кайгыртып, “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә бер мең төпкә якын нарат үсентеләре утыртылды
Әлеге чарада районның оешма-предприятие коллективлары активлык күрсәтте.
Һәр җирлек алдында торган мөһим бурычларның берсе – агач утырту. Мөслим районы быел җиденче тапкыр “Урманнарны саклыйк” акциясенә кушылды. Утырту материаллары арасында быел яшь нарат үсентеләре булды. Мөслим авылларында да күпләп агач утырту эшләре бара. Җир шарының киләчәге өчен һәр кешенең өлеше мөһим!
Район җитәкчелеге үз алдына җирлегебезне, яңа микрорайоннарны яшелләндерү бурычын куйды. Ел саен ике йөз-өч йөзләп агач утырту планлаштырыла.
Агач утырту - киләчәк буын өчен мөһим изге эш. Мондый төр акцияләр илнең төп байлыгын саклый, урманнарны югалтулардан тулыландырып торырга һәм экосистеманы сакларга ярдәм итә.
Чараның да төп максаты – урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына юнәлтү. Райондашларыбыз һәр акциядә активлык һәм бердәмлек күрсәтәләр. Мөслим районында урманнар аз түгел. Димәк, аларны саклау һәм мәйданнарын арттыру безгә зур җаваплылык йөкли.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев