Балык күп булсын!
Ел саен республикада “Балык булсын!” акциясе уза.
Республикакүләм акциянең инициаторы – ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты. Чараның максаты – биологик су ресурсларын саклау һәм кышын һава җитмәүдән балыклар үлемен булдырмау. Быел акция җиденче мәртәбә оештырылды.
– Район территориясендәге күлләрдә, борау белән бозны тишеп, бәкеләр ясыйбыз һәм аларга камыш тыгып калдырабыз. 60тан артык бәке ясалды. Бу эш боз эрегәнче дәвам итәчәк, – ди хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым сакланучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов. “Балык булсын” акциясенә балыкчылар да теләп кушыла.
– Балыкны үзебез сакламасак, аны читтән килеп сакламаячаклар. Мәллә елгасында ел саен бәкеләр тишәм. Бәкеләргә алдан әзерләнгән камыш
бәйләмнәрен тезеп куям да, алар тиз катмасын өчен кар белән каплыйм. Балык яңа тотылган чакта тәмле! Балык тотарга елның һәр фасылында бик теләп йөрим. Безнең сулыкларда балыкларның ниндие генә юк! Чуртаны да, корбан балыгы, карабалык та, табан балыгы, кызылканат та, чабак та җитәрлек. Рәхәтләнеп тот! Тик балыкчы балык тотуга кагылышлы законнарны белергә, балыкларны саклауга үз өлешен кертергә тиеш.
Кыш ахырына таба сулыкларда кислород запасы кимүен һәр балыкчы белә, дип уйлыйм. Кислород җитмәү балыкларның үлеменә китерергә мөмкин. Мондый хәлне булдырмас өчен сулыкларны кислород белән баету – бәкеләр тишү кирәк, – ди Нарат Асты авылыннан Илгиз Нәбиуллин.
Владимир Муринов хәбәр итүенчә, балыкларга ярдәм итү өчен Бахшай, Иске Ык, Кара яр, Чүкчирек күлләрендә 61 бәке тишеп, аларга камышлар тыгып куйганнар. Көпшә ролен башкаручы камышлар балыкларны җитәрлек күләмдә кислород белән тәэмин итә.
Биологик ресурсларны саклау белгечләре җирлектәге балыкчылар һәм аучылар белән берлектә күлләрне һәм чишмәләрне чистарту эшен дә алып бара. Күлләрдәге бәкеләрне белгечләр видеокамералар кулланып ясый. Балыклар актив булса, хәрәкәт итсә, суга җитәрлек һава керә, дигән сүз. Камыш булмаган яр буйларын балыкчылар һәм аучылар даими тикшереп тора. Март аенда биологик ресурсларны саклау белгечләре күл тирәләренә күпләп камыш орлыкларын сибеп чыгарга планлаштыра. Чөнки камышлы күлләрдә балыкларга кислород җитәрлек була.
Быел күлләрдә боз катламы шактый калын булды. Балыклар өчен бу – зур сынау. – Балыклар уылдык чәчсен өчен күлләргә чыршы ботаклары да салып чыктык. Табигать байлыгын саклауга һәркем өлеш кертсен иде! – ди “Балык булсын!” акциясен оештыручылар.
Лилия Шщймиева
Владимир Муринов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев