Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Ауның үз кагыйдәләре

1 сентябрьдән өлкән яшьтәге ата пошиларга ау ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк

“Пошиларны үрчү чорында аулау – мавыктыргыч һәм шуның белән бергә шактый катлаулы процесс. Ата поши бу вакытта күпкә активлаша, хәрәкәтләнә башлый, шуңа автомобиль юлларына чыгуы да ешрак күзәтелә. Хайваннарны бәрмәс өчен, машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга кирәк”, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге җитәкчесе хәбәр итүенчә, ауга чыкканда, һичшиксез, айнык булу һәм барлык таләпләрне үтәү зарур. Ачык урында, күз алдында булган объектка гына ату рөхсәт ителә.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев