Җәнлекләрне кайгыртып
Татарстан урманнарында кыргый хайваннарны ашату башланды.
Татарстан аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннарны тукландыруга зур җаваплылык белән карыйлар. Ел саен Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җәнлекләрне ашату буенча акция оештыра.
– Урман җәнлекләре өчен махсус җимлекләр ясала, шунда тоз, салам, ашлык һәм башка төр азык салабыз. Дөрес тукланганда, хайваннарның төрле авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм хайваннар салкыннарны исән-имин үткәрә ала, – ди хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым сакланучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.
Аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннарны тукландыру эшенә район урманчылары һәм аучылар да теләп кушылды. Урманчылык территориясендә күп санда җимлекләр урнаштырылды. Пошиларга, куяннарга – тоз, кыргый кәҗәләргә катнаш азык салынды, кошларга вак таш һәм ком катнашмасы куелды. Бу эшне урманчылар 1 атна эчендә башкарып чыкты.
– Республиканың аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру, җәнлекләр өчен уңайлы шартлар тудыру аларны саклау һәм үрчетү максатында эшләнә. Кыргый хайваннарны ашату – төп биотехник эшләребезнең берсе. Хайваннарны тукландыру өчен, кышкылыкка дип, 200гә якын мәйданчык ясадык. Cоры һәм ак куяннар өчен – 55, кыр кәҗәләренә – 20, кыр тавыкларына 37 туклану урыны эшләнде. Пошилар өчен 50 данә таш-тоз куйдык, – ди Владимир Муринов.
Бәлагә тарыган кыргый хайваннарны очратсагыз, 211-70- 78 телефонына шалтыратыгыз.
Фото - Владимир Муриновның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев