Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Җәнлекләргә дә сукмак кирәк

Аучылык хуҗалыкларында кыргый хайваннарның тормышын җиңеләйтү өчен чаралар үткәрелә

– Авыр шартларда, мәсәлән, кыш көне, кыргый хайваннарга азык табу авыр булганда, ярдәм оештырыла. Тукландыру урыннарына якынлашканда хәрәкәт итүне җиңеләйтү максатында куяннар һәм тояклы хайваннар өчен – печән кисәкләреннән, кыр тавыклары өчен кибәктән, кабаннар өчен бөртеклеләрдән һәм чикләвекләрдән сукмаклар ясыйбыз. Мондый сукмакларны азык нокталарыннан төрле якка урнаштыру отышлы. Шулай ук киекләр була торган башка урыннарга да сукмаклар салына, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Хайваннарга йөрү юлларын җиңеләйтү өчен мондый сукмаклар Ак барс, Усы һәм мөмкин булган башка аучылык хуҗалыкларында салынган.

Аучылык җирләренең үзенчәлекләрен, андагы киек кошларның яшәү тыгызлыгын һәм башка шартларны исәпкә алып, өстәмә тукландыруны аучылар алдан ук планлаштыра. Хайваннар өчен салына торган азык рационның бер өлешен генә тәшкил итәргә, ә калганын алар үзләре табарга тиеш.

– Хайваннарның кышкы чорда дөрес туклануы да мөһим. Җәнлекләр менюсына ашлык (бодай һәм солы), сенаж керә. Тозны ел әйләнәсе салып торабыз, чөнки кыргый хайваннар яшәү өчен кирәкле минераль матдәләргә мохтаҗ. Кисәкле чиста тоз (лизунец) куябыз яки микроэлементларга һәм минераль матдәләрга бай махсус брикетлар кулланабыз. Быел кисәкле тозлар куелды. Быел кыш бик карлы булды. Ботакларның, кабыкларның да хайваннар өчен файдасы зур. Кар катламы калын булганда, усак агачларын кисеп, аның төпләрен пошилар өчен калдырабыз. Бу – аларның иң яраткан ризыгы, – ди Владимир Муринов.

Урманчылар хәбәр итүенчә, безнең районда урманнарның күп өлешен усаклар били. Ләкин 10-15 еллык карт агачларның ботакларын һәм кабыгын пошилар ашый алмый. Мондый урыннарда агачларны системалы кисү азык базасын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ди аучылар.

– Хайваннар өчен салкыннар түгел, ә карның тирән булуы куркыныч. Боланнар һәм кыр кәҗәләре агач тамырлары, үлән белән тамак ялгау өчен карны җиргә кадәр казый алмый. Шуның өчен без салкыннарга алдан ук әзерләнә башлыйбыз: ашлык, печән, рапс запасы туплыйбыз. Быелгы сезонга да яхшы азык базасы белән килдек, – ди Владимир Муринов.

Владимир Муринов фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев