Аюдан качып булмый
ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Владимир Муринов хәбәр итүенчә, соңгы 12 елда җирлегебездә аюлар теркәлмәгән.
ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Владимир Муринов хәбәр итүенчә, соңгы 12 елда җирлегебездә аюлар теркәлмәгән.
– Аюлар Татарстанның кайбер районнарында, бигрәк тә Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба, Башкортостан республикасы урманнарында бар. Татарстанда рәсми теркәлгән аюлар саны – 40лап, шуңа саклык кагыйдәләрен һәркемгә дә белеп тору зыян итмәс, – ди Владимир Дмитриевич. – Урманда бик игътибарлы булырга һәм аю барлыгын күрсәтә торган вак-төякләргә игътибар итәргә кирәк. Ике рәтле тирән булмаган чокырлар аю сукмагы дип атала. Андый урыннан ераграк китегез. Урманда төркем-төркем йөрегез. Шаулап, кычкырып сөйләшегез, кашыклар белән тимер кружкаларга бәрә, велосипед кыңгыравын куллана аласыз. Куе куаклыкларны читләтеп узыгыз, аларда ерткычлар яшеренергә мөмкин.
Палатка янында ашарга пешерергә ярамый. Азык-төлекне ял итү урыннарыннан ераграк сакларга кирәк, чөнки аю ризык исенә килә. Үзегез белән эт ияртеп барыгыз. Алар ярсыган ерткычны куркытып кына калмый, аның игътибарын читкә юнәлтергә дә ярдәм итә.
Урманда аю балаларын күреп, алар белән уйнарга тотынучылар бар. Аю моны балаларына куркыныч яный дип кабул итәчәк.
– Кызыл китаптан төшерелгәч, аюларга ау рөхсәт ителде. Тик һәр аю өне исәптә. Балыкчылар да аюга юлыккалый. Балык тотканда, аю барлыгын сизсәгез, кармак җебен кисегез. Аю аның ризыгына кул сузалар, дип уйламасын. Тынычлыкны саклаган хәлдә куркыныч урыннан китәргә тырышыгыз. Куркуыгызны күрсәтмәгез. Аю арт аякларына басса, курыкмагыз. Бу аннан куркыныч янамавын күрсәтә. Аюдан качарга тырышмагыз, ул 60 км/сәг. тизлектә йөгерә! Агач башына менү дә аюдан коткармаячак. Аюны куркытуның иң яхшы ысулы – шау-шу, – ди Владимир Муринов.
Белгечләр, аю һөҗүм иткәндә, корал булса, аюның сыртына яки баш миенә, һичьюгы күкрәк читлегенә төзәп атарга киңәш итә.
– Аюга арка белән борылырга ярамый. Бу гамәл һөҗүмгә сигнал буларак бәяләнә. Кис-кен хәрәкәтләр ясарга, аюның күзләренә карарга да киңәш ителми, аю һөҗүмгә ташланачак, – ди Владимир Муринов.
Аюдан саклануның төрле ысуллары бар, ләкин аларның берсе дә иминлекне гарантияләми. Күпчелек фаҗигаләр кешенең саксызлыгы аркасында килеп чыга, шуңа урманда бик сак булырга кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев