Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Агач утырту – изге гамәл

Райондашларыбыз “Урманнарны саклыйк!” акциясенә кушылды

Табигатьне кайгыртып, “Кояшлы Ык” ял паркының “Чаңгы базасы” территориясе яклап 350 төп агач утыртылды. Әлеге чарада районның оешма-предприятие коллективлары активлык күрсәтте.

– Һәр җирлек алдында торган мөһим бурычларның берсе – агач утырту. Мөслим районы быел алтынчы тапкыр “Урманнарны саклыйк!” акциясенә кушылды. Утырту материаллары арасында быел өч төрле тал, кыргый алмагач, карама үсентеләре бар иде. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да күпләп агач утырту эшләре бара. Җир шарының киләчәге өчен һәр кешенең өлеше мөһим! Утырткан агачларны тәрбияләргә дә онытмыйк! –  диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Район җитәкчелеге җирлегебезне, яңа микрорайоннарны яшелләндерү бурычын куйды. Ел саен ике йөз-өч йөзләп агач утырту планлаштырыла.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев