Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Кыйммәтле тормыш дәресе

Хатынының хыянәте Илсурда хатын-кызларга булган ышанычын бетерде. Хатыны алдында нинди гаебе бар иде соң Илсурның?! Ихластан яратумы гаеп?!

Шәһәрдән авылга күчеп кайткач, Илсур бермәлгә югалып калды. Каладагы мөмкинлекләр саладагыдан шактый аерылып тора иде. Әле җитмәсә, сәламәтлеге дә какшап тора. Биредә ул нәрсә эшләр? Ничек көн күрер икән? Күз алдыннан тагын бәхетле еллары тезелеп үтә башлады.
... Тормыш иптәше Алсу белән алар алты яшьтән бирле дус булып, бергә үстеләр. Илсур җир йөзендә башка кызларны бар дип тә белмәде. Алсуга табынып, аны гына яратып яшәгән ир бик күпләрдә көнләшү уята иде. Бигрәк тә хатын-кыз затында бу көнләшү аермачык чагыла. Дус кызлары Алсуга “Ирең бигрәк чүпрәк”, “Үшән ирең өйдәме?” кебек сүзләрне әйтә торды, хатынның иреннән гайрәте чигә барды. Бернинди авырлык күрмичә, җитеш дөньяда гомер кичерүче гаиләгә көнчелекнең беренче шәүләсе Алсуның туган көнендә керде. Туган көненә алтын беләзек бүләк итүне никтер яратмады. “Бәйрәм саен алтын! Туйдым. Сюрприз да ясый белмисең инде үзең! Ни дип торамдыр синең белән?!” Илсурның башына тимер таяк белән суктылармыни. Әле кайчан гына аның назларына эреп, кочагыннан төшмәгән Алсуы аңа җирәнү һәм нәфрәт белән карый. Ни булган аңа? Сөеклесенең кәефе генә юктыр. Үзен шулай юатырга тырышып, Илсур аш бүлмәсенә атлады. Газ плитәсе өстендәге таба-кәстрүлләр буш, ризык әзерләнмәгән. Буш табаларның капкачын ачып-яба торгач, Илсур, эчендә бүре улаган авазларны басыйм дип, өйләре янәшәсендәге кафега китте.
– Мөгезле эре терлек кергән. Карагыз әле үзен! Аяк астында туфрак булып йөрүче ирдән ник читкә йөрмәсен инде хатын?!
Шактый гына салып алган ирләр Илсур ишетсен өчен юри кычкырып сөйләшәләр иде. Бу сүзләрне тантана белән әйткән ирнең хатыны Алсуны котыртучы дус кызы иде!
Кафедагы ирләрнең мыскыллы көлүләреннән соң тамагыннан әйбер үтмәс булды ирнең. Күзенә ак-кара күренми төсле, чыгып китте дә, бара да бара... Кая бара?! Үзе дә белми... Аяк астындагы бозлавык үзенекен итте. Иксез-чиксез уйлар дөньясында кайнаучы ир, аягы таеп, чигәсе белән боз түмәренә килеп төште. Өенә көчкә кайтып җитте дә, урынны да җәеп тормыйча, караватка ауды Илсур. Заводка эшкә дә чыга алмады. Башы, тәне генә түгел, җаны сызлый иде аның.
Шулай күпме ятты икән Илсур? Телефонга смс-хәбәр килгәч кенә, ир үзенең өч көн билгесезлектә ятуын аңлап алды. “Өч көн сәбәпсез эшкә килмәгән өчен сез бүгеннән бездә эшләмисез!” Заводтан килгән хәбәргә ни сөенергә, ни көенергә белмәде ул. Җитмәсә, Алсу да, чемоданнарын җыеп, каядыр юл тоткан. Нәрсә булганына төшенә, булган хәлләргә аңлатма бирә алмыйча озак утырды ир. Башка ирләр кебек эчеп-тартып та интектерми, азып-тузып та йөргәне булмады. Алсудан башка кызларның кулын да тотып караганы юк бит Илсурның! Аңламассың хатын-кызны!
Ә Алсуны иреннән җәберләнеп яшәүче дус кызы Камилә котыртуын дәвам итте. Башкалар коткысына тиз биреште шул хатын! Имеш, Алсу яхшырак иргә лаек. Заводта эшләгән Илсур түгел, кәчтүм-чалбарлы, галстуклы ир кирәк, имеш! “Жигули”да түгел, ә джипта йөрерлеге бар икән Алсуның! Шундый уйларны Алсуның башына сеңдерү өчен Камилә нәрсә генә эшләмәде! Илсурның булганлыгыннан, тырышлыгыннан көнләште кара елан. Ире тузан кунган урынга да утыртмаган Алсу ник бәхетле булырга тиеш соң әле?! Җитмәсә, әллә ни матурлыгы да юк! Үзе сипкелле, үзе җирән, юантык гәүдәле Алсуга киң җилкәле, каратут йөзле Илсур әрәм, дип уйлады Камилә. “Тамчы тама тора, җирне тишә тора» диме әле халык әйтеме? Монда да шулай булды. Алсу Илсурны күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Хыялындагы “кәчтүмле” ирне уйлап, ул гаиләсен дә, баласын да онытты. Илсур туплаган бөтен акчаны алып, ул аерым фатир яллап яши башлады. Заводтан да куылгач, тугыз яшьлек кызы Айгөл дә үзе белән калгач, Илсурга авылга кайтып китүдән башка чара калмады. Әбисеннән калган өендә аларны берәү дә көтмәсә дә, нишлисең, алга таба яшәргә кирәк. Хатыны белән аралар өзелеп, кайгыдан шешәгә үреләсе килгән вакытлары да әз булмады. Тик Илсур үзен кулда тотты. Айгөле нишләр? Әнисез калган баланы ул әтисез дә калдыра алмый ич! Югары белемле инженерга авылда эш табылмады. Чарасызлыктан ул шабашкага китте. Гомер буе шушы эш белән мәшгуль булган диярсең! Авылдагы иптәш малае белән йортлар тышлап, түбәләр ябып йөри башлады. Әкренләп эчке эшләргә дә өйрәнде – идән-диварга плитә дә ябыштырды, сантехниканы да биш бармагы кебек белә башлады.
Авылда ирсез хатыннар, әллә ничекләр сүз башлап, аның ышанычын яуларга тырышып карады. Тик бер пешкәч, Илсур салкын сөтне дә өреп эчә башлаган иде шул. Хатын-кыз затын үзенә якын да китермәскә ант иткән Илсурны чая дип даны чыккан Зәйтүнә үзенә “каратырга” булды...
– Илсур Сәгыйдуллин, чит хуҗалыкка үтеп кереп, 1600 сумлык ике чуен ванна, 8000 сумлык металл капкалар урлап, хуҗага 9600 сумлык зыян сала. Соңыннан ул ишегалдындагы хуҗалык блогыннан гомуми суммасы 5076 сум булган 9 данә металл профиль урлый. Караклык белән көн итүче кешенең үзгәрәсе юк. Мин сездән Илсур Сәгыйдуллинга карата каты җәза билгеләвегезне сорыйм!
Дәүләт гаепләүчесе Илсурның тырыш хезмәт белән көн итүен күреп-белеп тора, ләбаса! Ә җәзаның катысын сорый. Ирләрдә дә көнләшү бар микәнни?! Әллә Зәйтүнәнең Илсурга чат ябышуына ачуы килгәнме? Кемдер аны Зәйтүнәнең якын туганы дип әйткән иде кебек. Хәтерендә генә калмаган Илсурның. Ул гайбәт сөйләргә дә, башкаларны “чәйнәргә” дә яратмый иде.
– Ул хуҗалыкта кеше яшәмәсә соң! Мин бит аны дача буларак алдым. Нишләп әле ул минем ихатадан әйбер урларга тиеш! Килгән зыян минем өчен бик зур күләмдә. 15 мең акча алып эшлим бит мин! Ул закон алдында җавап бирсен!
Ясалма тавыш белән сөйләгән хатынның кыяфәтеннән үк көләсе килә иде. Ничек тырышса да, ул күзеннән бер бөртек яшь тә чыгара алмады.
Чынлыкта исә Илсур бернәрсә дә урламаган иде. Зәйтүнәне жәлләп, аңа ярдәм итәргә теләп, капка куйганнан соң артып калган төзелеш материалларын сатып бирергә теләгән иде. Зәйтүнә бу гозерне үзе җиткерде бит! Ләкин дәлилләр генә юк.
Хөкемдарның беренче эше генә түгел. Ул җинаятьчеләрне күп күргәндер. Кешеләрнең гаепле булу-булмауларын да күзләренә карап әйтеп бирер иде. Тик монда закон хәл итә. Илсурның гаепсез булуын, кызын берүзе үстереп, дөнья алып баруын ул яшәгән авылда гына түгел, район үзәгендә дә беләләр бит! Хөкемдар карар чыгарырга дип урыныннан торам дигәндә генә, Зәйтүнә кинәт сикереп торып, килгән зыянның үзе өчен зур булмавын һәм Илсур Сәгыйдуллинга карата каты җәза билгеләмәүләрен сорады...
– Илсур Сәгыйдуллинны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе икенче бүлеге “в” пунктында һәм 158 маддәнең икенче бүлеге “б” пунктында каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип танырга. РФ Җинаятьләр кодексының 69 маддәсе икенче бүлеге нигезендә, билгеләнгән җәзаларны өлешчә кушу юлы белән, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнүче 400 сәгать рәвешендә мәҗбүри эш билгеләргә.
Хөкемдар бу җәзаның да Илсур өчен кырыс һәм гадел булмавын аңлый иде. Ләкин закон хис-тойгыларга урын калдыра алмый.
...Әтисен рәшәткә артына утыртмауларын, алга таба да әтисенең мәктәпкә озатачагын белеп сөенүче кеше Айгөл иде! Илсур белә – Айгөле аңа беркайчан да хыянәт итмәячәк. Картайган көнендә кызы тәрбиясендә буласын да белә Илсур. Моның өчен күрәзәлек кирәкми. Кемнең кем икәнен аңлар өчен тормыш аннан бик кыйммәт түләтте шул...
 

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев