Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бүләк

Җинаять кылган һәркем дә кыек юлга басуы турында уйламый

 “Алло, исәнмесез! Гөлсинә Мәрдиевамы? Сезгә полиция бүлегеннән шалтыраталар. Улыгыз Айрат сәүдә үзәгеннән акча янчыгы урлаган. Белә торып, табыш алу ниятеннән. Гамәлләренең куркыныч икәнлеген аңлаган хәлдә...” Гөлсинә апаның сөйләгән кешене тыңлап бетерергә хәле калмаган иде. Һәр сүзенә басым ясап, ананы оялтырга тырышып сөйләгән егетнең һәр җөмләсендә кахкаһәле көлү яңгырый төсле тоелды.

“Кит! Булмасны! Аның Айраты нишләп карак булсын?!” Әлеге сүзләрне кабатлый-кабатлый Гөлсинә апа урамга йөгерде. Аяклары кая илткәнен дә белмичә барды да барды. Урманга килеп төртелгәнен аңлаганда, эңгер-меңгер болытларны җир куенына төшерә башлаган иде инде. Нишләп йөри ул монда?! Айрат кайда? Аңа ничек ярдәм итәргә? Килгән сукмактан адаша-адаша булса да кайтып, кармаланып дигәндәй йорт каршындагы эскәмиягә чүкте ана. Кайда ялгышты ул?

... Әтисе үлгәндә, Айратка 5 яшь иде. Гөлсинә апа улына әти дә, әни дә булырга тырышты. Сораган һәр әйберне алып бирмәсә дә, ач йөртмәде, ертык кием кидермәде. Дус-ишләре күп булды, начар компаниягә кереп китмәде, эчү-тарту белән мавыкмады. Ана мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган улының укуын югары уку йортында дәвам итүен теләсә дә, Айрат әнисен ялгыз калдырырга теләмәде.

– Әни! Әнием, ишетәсеңме, миңа беркайчан да “шәһәргә кит” дип әйтмә! Бу миңа синең өйдән кууың булып яңгырый. Сине ташлап китәсем килми. Ялгызыңны калдырасым килми! Булганың өчен рәхмәт, әни!.. – Айрат бу сүзләрне шулкадәр ихластан әйтте, ананың күзеннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде.

Акыллы, тәүфыйклы иде Айраты. Белемле үлмәс, белемле көн күрмәс, дип әйтергә ярата иде мәрхүм әбисе. Ул Айратка 7 яшь тулар-тулмас гүр иясе булды. Әбисенең сүзләрен истә тотып, Айрат авылга терәлеп торучы район үзәгенә юл тотты. Һөнәри училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә булды. Авылдан уку йортына 3 чакрым юл. Айрат җәяү йөреп укыды, тулай торакта яшәү мөмкинлеге булса да, әнисен ялгыз калдырасы килмәде. Диплом алса да, саланы калага алыштырмады. Улын заводка эшкә чакыруларын белгәч, Гөлсинә апа Айратка: “Улым, мондый акчалы эшне таба алмассың. Дәрәҗәле завод. Бар! Һаман мине саклап ята алмассың бит инде! Дөнья күрерсең”, – диде. Тик Айрат үзенчә эшләде.

– Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дип юкка әйтмәгәннәр. Мин авылда үземне солтан кебек хис итәм. Авылда да эш бетмәгән! Теләгең генә булсын! – диде егет.

Фермер хуҗалыгына эшкә керде Айрат. Хуҗалыкта эретеп ябыштыру эшләре чиратка тезелеп көтеп тормый, терлек асларын тазартты егет. Төрле эшләрдә йөрергә туры килде үзенә. Хуҗалык җитәкчесе саран, бик вакчыл булды. Сүзендә тормый, эшен ахырына кадәр җиткерә белми.

– Касыйм Камилевич, иртәгә бәйрәм. Хезмәт хакын узган айда да кисеп калдыгыз. Монысында иртәрәк бирмәссез микән? Әнигә бүләк ясыйсы иде бит! – диде Айрат 8 март алдыннан.

– Эшкә урнашалар да акча сорап тинтерәтәләр. Эш тәҗрибәсе булмаган килеш эшкә алганга рәхмәт әйт тә эшлә инде! Сиңа акча нигә кирәк әле? Гаиләң юк, балаларың еламый. Акча дип авызың ачылган! Бүген булмый, проблемалар синнән башка да җитәрлек! – диде җитәкче.

Хуҗалык җитәкчесе Айратның эшкә батыр икәнен белсә дә, егетнең башка барыр җире булмаганын, ялгыз әнисен ташлап чыгып китмәячәген тәгаен белә иде. Ул егетне мыскыллау өчен түгел, ә “барин ялчы белән шулай сөйләшергә тиеш” дип уйлаганнан шулай әйтте. Ә Айрат кимсенде. Хатын-кызлар, гүзәл затлар бәйрәмендә әнисенә чәчәк, бүләк тә бирә алмагач, ник эшләп йөри ул?!

Айрат гадәттәгечә кибеткә керде. Әнисе төзеп җибәргән исемлек буенча азык-төлек җыеп, касса янына килде. Чиратта торганда, касса өстәлендә кара янчык күреп алды. Янчыкта акча барлыгын аның бүлтәеп торган “кыяфәте”ннән үк аңлашыла иде. “Беркемгә дә кирәкмичә аунап ята. Мин алмасам, башка берәү алачак”, – дигән фикер килде. Кассада кирәкле сумманы түләгәч, Айрат артыннан беркемнең дә күзәтмәвенә инанды һәм янчыкны азык-төлек тутырылган пакетына салып, җәһәт кенә кибеттән чыгып китте. Кибеттән ераграк киткәч, янчыкны ачып карады. Анда 5200 сум акча бар иде…

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 сентябрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев