Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Һәр ялтыраган алтын түгел

Моның шулай булуына Гөлнара суд залында гына инанды.

Гөлнара һәрвакыт үз дигәненә ирешә торган, чая, һәр нәрсәгә җитешә торган кыз иде. Мәктәптә дә сынатмады. Укуда өлгерлеге белән таң калдыручы кызга укытучылары матур киләчәк юрыйлар иде. Сыйныфларында Дамир дигән бәйләнчек егет тә булмаса, Гөлнарага мәктәптә уку бәйрәмгә тиң булыр иде. Бөтен фәннәрне су кебек эчкән кызга мәктәп директоры да, сокланып: “Ленин башлары бар үзеңдә, бәбекәем!” – дип, аркасыннан сөя иде. Авыл мәктәбен 20 елдан артык җитәкләгән директорга һәр укучы үз баласыдай якын иде.
Тугызынчы сыйныфта Гөлнаралар сыйныфына Түбән Кама шәһәреннән күчеп кайткан егет кызны бер күрүдә ошатты. Чибәрлеге белән әллә ни мактанырлыгы булмаса да, Дамир ярдәмчел, ихлас, акыллы егет иде. Гашыйк булгач, кызның бер алдына, бер артына төште Дамир. Гөлнараның гына сер бирәсе килми! Матур, “Ленин башлы”, зәвыклы кызга Дамир пармыни?! Үсендерә-мактый торгач, кыз да масаеп китте. Гөлнара үзенә тиң итеп 11 сыйныфта укучы Тәлгатьне күрде. 
Тәлгать – бай гаиләдән, әти-әнисе – нефтьчеләр. Йортлары авылга гына түгел, районга бер булып балкып тора. Тәлгатьнең үзенә битараф булмавын күреп сөенә иде Гөлнара. “Ничек итеп гашыйк итәргә шушы егетне?” дигән уй белән янды кыз. Бөтенесен дә чыгарылыш кичәсе хәл итте. Табигать кочагында таң атканчы дәвам иткән бәйрәм Гөлнараның сафлыгы белән хушлашу төне дә булды. Озак та үтми кыз балага узуын сизде. Гөлнараның укытучы булу теләге, мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына кереп, студент тормышында кайнау хыялы, чыгарылыш кичәсендәге учак кебек, янып, көлгә әйләнде. 
– Гөлнараның әтисе килгән. Кем баласына корсак ясаганыңны беләсеңме? Баласын харап иткән өчен самосуд ясаячак бит Гомәр абый. Гомер буе эчке эшләр бүлегендә эшләгән, әфган сугышын кичкән ир-егетнең күзләренә ничек карарсың?! Кызымны кыерсытса, юк итәм дип, өстәлдәге алманы учына кысып, сытып чыгып китте! – дип, улының каршына йөгереп чыкты Хәлимә апа.
– Өйләнәсе була инде алайса... Планнар үзгәрде, – дип, Тәлгать теш арасыннан төкерде дә, ламинат идән селкенерлек итеп каты басып бүлмәсенә үтте.
“Вәт, аңгыра! Вәт, надан мин! Нигә шул Гомәр кызы белән чуалдым инде мин, ә?! Анысы да, бер йоклау белән балага узмаса?! Яшә инде хәзер яратмаган хатын, сөймәгән бала белән!” Уйлар диңгезе Тәлгатькә йокларга ирек бирмәде. Тегеләй дә уйлап карады, болай да, тик мәсьәләдән чыгу юлын гына таба алмады... 
Уртак танышлары аша Тәлгатьне эшкә урнаштырдылар. Егеткә бу авыл кәсеп итәр өчен бик уңайлы иде. Тора-бара Гөлнарага да ияләште Тәлгать. Балалары туарга да бер ай вакыт калып килә. Үзен башкалардан хәйләкәррәк һәм акыллырак дип уйлап кына ялгышты Тәлгать. Моңа ул суд залында тагын бер мәртәбә инанды. 
– Юл-транспорт һәлакәте вакытында Хәбибуллин Тәлгать Вахит улы, үз вазыйфаларыннан файдаланып, район балансында торучы машинаны үз мәнфәгатьләрендә куллана. Төгәлрәк әйтсәк, автомобильне шоферына тапшыра һәм ул җитәкчесе күрсәтмәсе нигезендә шәхси йорт төзү өчен ялланган эшчеләрне йөртә. Шофер Мөслим – Әлмәт юлында, машина белән идарәне югалтып, юл читенә төшеп тәгәри. Нәтиҗәдә автомобиль механик зыян ала, – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе.
РФ Җинаятьләр кодексының 306 маддәсе буенча ялган донос өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтелүгә карамастан, җаваплылыктан котылырга теләп, Тәлгать:
– Машина руле артында мин түгел идем. Минем машинаны урладылар! – дип җавап бирде.
Әлеге сүзләр шулкадәр ышанычсыз яңгырады ки, хөкемдар да мыек астыннан елмаеп куйгандай тоелды. Бу күренеш кечкенә баланың, әтисенең орышуыннан куркып, ялганлашуын хәтерләтә иде. Аптыраган үрдәк суга арты белән чума, диләр. Тәлгать тә ни кылырга да белмәде. Машинада видеорегистратор барлыгын да онытты. Алай булмаса, күзен дә йоммыйча үзен яклап, ялганлап утырмас иде!
– Үз гамәлләренең закон кысаларына сыймавына төшенеп алдашуы аңлашыла. Эш автомобилен урладылар дип, үз шоферы өстеннән район эчке эшләр бүлегенә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгына гариза керткән. Шофер йортка күпме төзелеш материалы ташыгандыр?! Бу кадәр мәгьнәсез булырга ярамый, – диде ачуы йөзенә чыккан дәүләт гаепләүчесе.
Тикшерү барышында Тәлгать Хәбибуллинның дәлилләре расланмады һәм гамәлләрендә җинаять составы булмау сәбәпле, РФ Җинаятьләр кодексының 24 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылды. Хөкем ителүче тикшерү барышында үзенең гаепле булуын таныды һәм РФ Конституциясенең 51 маддәсе нигезендә күрсәтмә бирүдән баш тартты.
Суд залында сигез айлык көмәне булган Гөлнара тормыш иптәшенең юридик яктан белемле һәм башлы булуына инанды. Законны белүе өстенә җинаятьләр кодексы белән дә таныш иде ире. Әмма хөкем карары нинди булыр? Хөкемдарның суд залына керүен барысы да зарыгып көтеп алды.
– Тәлгать Хәбибуллинны РФ Җинаятьләр кодексының 306 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаятьне башкаруда гаепле дип танырга һәм өч айга кичектереп түләү шарты белән 30000 сум күләмендә штраф билгеләргә. Хөкем карары законлы көченә кергәнче, яшәгән урыннан чыгып китмәү турындагы чик кую чарасын үзгәрешсез калдырырга.
Җаваплылыктан җайлы гына котылган Тәлгать өчен 30 мең сум акча чүп иде. Гөлнара бер нәрсәне аңлады – бөтен ялтыраган да алтын түгел икән. Тормыш иптәшенең шоферы – Гөлнараның классташы, бәйләнчек Дамир иде. Үз ялгышын Дамирга аударып, судан коры чыкмакчы булган иренә нәфрәт уянды кызда. 
...Озак та үтми Тәлгать янәдән суд эскәмиясенә утырды. Монысында – исерек килеш транспорт белән идарә иткәне өчен. Гөлнара өчен дә, кечкенә кызы Айзилә өчен дә йокысыз төннәр башланды. Үзе абынган еламый, дисәләр дә, елады Гөлнара. Ябыгып, сулып калган кызга 19 яшь димәссең, гаилә тормышы аны вакытыннан алда картайтты...
Коеп яуган яңгырлардан соң да һәрвакыт кояш чыга. Зилзиләдән соң алсу таң ата, дөньяга тынычлык иңә. Гөлнара үзенең бәхетле әни һәм кадерле хатын булып яшисен белми иде әле...
Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев