Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Җилкәннәр җилдә сынала

Авылда яңа гаилә барлыкка килде. Авырлыклар күреп, сынаулар үткән ныклы гаилә иде бу...

Авылда яңа гаилә барлыкка килде. Авырлыклар күреп, сынаулар үткән ныклы гаилә иде бу...

Газинур Гөлназларның авылына өченче сыйныфны тәмамлагач кайтты. Кайтты дип, әнисе җәйге каникулларда әбисе янында калдырган баланы кире алып китәргә теләмәде. Шулай итеп Газинур, шәһәр шау-шуын онытып, сала мәктәбендә укый башлады.

– Әби, әни кайчан кайта? Ул мине ташлап киттеме әллә? Кич синең яныңа кергән апа “мескен бала” дип кемне әйтте? Әби, ә шәһәргә автобуслар һәр көнне йөриме? – дип, оныгының туктаусыз яудырган сорауларына ни дип җавап бирергә белми җәфалана иде Гөлсылу апа. Ә кайчакта, мич артына качып, күз яшьләренә ирек бирә иде әби кеше.

Тик, ни дисәң дә, әбисе янында малайга рәхәтрәк иде. Көн дә кайнар көлчә белән чәй эчеп, куе каймакны хуш исле ипекәйгә ягып ашау үзенекен итте, Газинур күзгә күренеп түгәрәкләнде, матурланып китте. Баштарак Гөлсылу апа кызына хатлар да язып карады, телеграмма да сукты. Тик йөремсәк әни баласын бар дип тә белмәде. Тора-бара Гөлсылу апа: “Оныгымны алып китмәсәләр ярар иде!” – дип яши башлады. Бер-берсенә иптәш булып гомер кичерә торгач, Газинур да унберенче сыйныфка җитте. Әбисе биргән тәрбия белән акыллы, инсафлы булып үскән егет мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә сынатмады. Укуда – өлгер, йөзгә-биткә сөйкемле, мускуллары уйнап торучы егеткә мәктәпнең бөтен кызы гашыйк иде.

– Әбекәй, мин укуымны югары уку йортында дәвам итәргә уйлыйм. Син каршы килмәссең бит? Атна саен кайтып йөрермен. Укуны тәмамлагач, укытучы булып, бөтенләйгә синең яныңа кайтам! – Газинурның дәртләнеп сөйләгәнен авызын ачып тыңлап утырды әбисе. Шаян-шук малайдан нинди акыллы, гадел, баһадир гәүдәле егеткә әйләнде бит оныгы!

Әллә күзләр тиде, әллә башка сәбәп, тик Газинурны кала тормышы нык үзгәртте. Кайтулар башта сирәгәйде, соңрак Газинур әбисе янына юлны бөтенләй онытты. Укуны сәбәп итсә дә, егетне шәһәрдә башка нәрсә бәйләп тота иде шул. Аның исеме дә бар – Гөлназ! Кыз белән авылда танышкан иде Газинур. Чыр-чу килеп су коенган балалар арасында зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле кызны күрми калу мөмкин түгел иде. Соңыннан алар бер парта артында утырдылар. Тик ике арада дуслыктан гайре башка нәрсә юк иде. Газинур Гөлназны сеңлесе кебек – усал этләрдән, явыз малайлардан саклап йөртте. Тик хикмәт Газинурның хисләрендә түгел, Гөлназныкында икән! Егетнең үзен кайгыртып йөрүенә зур өметләр баглаган кыз сөеклесе артыннан ияреп диярлек шәһәргә юл тотты. Чит шәһәрдә авылдан килгән егет белән кызның дуслыгы тагын да ныгыды. Тик Гөлназ, Газинурны үзенә баш-аягы белән гашыйк итте дә, башка егеткә кияүгә чыкты.

– Яулап алынмаган, авырлыклар аша үтмәгән, сынауларны җиңмәгән мәхәббәтнең гомере шулай кыска була, балам. Без яшь чакта, гадәттә, кызлар мәхәббәт утында яна иде. Монда син, ачуымны китереп, балавыз сыгып утырасың, – дип, оныгын җиңелчә генә шелтәләп алды Гөлсылу апа.

Елгалар үз ярына кайткан кебек, Газинур да, әбисенә биргән вәгъдәсен исенә төшереп, югары уку йортын тәмамлагач, үзе укыган мәктәпкә укытучы булып кайтты. Физика һәм математиканы су кебек эчкән белгеч укучыларда да үз фәннәренә карата мәхәббәт уята алды. Өй – эш – өй. Шушы тәртиптә үтүче көннәрне әбисенең җылы ашлары, ихлас кайгыртуы һәм яратуы җанландырып торды.

– Синең үгет-нәсыйхәтләрең, тәрбияң аркасында кеше булдым, дәрәҗәгә ирештем, әби. Тик болар миңа нигә кирәк?! Мин аны оныта алмыйм...

Газинур кычкырып әйтмәсә дә, йөрәк түрендә һаман Гөлназ яшәвен белә, тоя иде Гөлсылу апа. Бүген, күрәсең, күңеленең тулган чагы булгандыр, әйтте. Югыйсә, моңарчы сабырлыгын җуймаган оныгы әбисенә мәхәббәт турында сөйләнеп утырыр идемени?!

Көтү куарга чыккан Гөлсылу авылның соңгы яңалыкларын ишетеп керде дә, “лып” итеп болдырдагы баскычка утырды. “Ни ояты белән кайткан?! Газинурым нишләр?” Сорауларның очы-кырые күренми иде.

Гөлназның кайтуы турында ишетү белән Газинур кызның йортына юл тотты. Капканы ачу белән корсагы асылынып төшкән, футболка кигән, муенына бармак калынлыгында алтын чылбыр аскан 30-35 яшьләр тирәсендәге ир: “Нәрсә оныттың монда?” – дип, янау катыш ачу белән каршы алды. Ничек кенә теләсә дә, Газинур ул көнне өйгә үтә һәм Гөлназны күрә алмады. Имеш-мимешләргә ышансаң, шәһәрнең бер “шишкасы” белән торучы Гөлназны ире беркая да чыгармый, читлектәге кош кебек тота икән. “Гөлназ бәхетлеме? Ул да аны уйлыймы икән?” Шушы сораулар тынгылык бирми Газинурга. Кайвакыт укучылары укытучы абыйларын алҗаган, йокысы туймаган кыяфәттә күреп кызганалар һәм моңа сәбәп булган Гөлназга ләгънәт укыйлар иде. Авылда барысы да күз алдында: Газинурның Гөлназ өчен ут йотып яшәвен, ихлас яратуын өлкәннәр дә, балалар да белә иде. Гөлназ башка берәү белән бәхетле икән, үткәнне кире кайтарып булмый, язмыш белән килешәсе генә кала.

Дәресләрдән соң өйгә кайтып җиттем дигәндә генә, Газинурны өйләренә җитәрәк аулак тыкрыкта йомшак кына беләгеннән эләктереп алдылар.

– Тссс, бер үк шаулама, улым. Гөлназның әнисе мин. Кызымны ничек яратканыңны беләм. Ул да ярата сине. Тик әзмәвер ире куркытып яши баламны. Сиңа көн күрсәтмим дип, үзенеке итә! Хараплар итте курчагымны. Коткара алсаң, коткар!

Гөлназның әнисе Гайшә апаның сүзләреннән өстенә бер чиләк салкын су койдылармыни?! Тәне куырылып китте Газинурның. Имәндә икән чикләвек! Гөлназ ташлады, хыянәт итте, саф хисләрне таптады дип уйлады бит ул! Нигә барысын да җентекләп тикшермәде Газинур?! Мәктәптә укыганда ук егеттән күзләрен ала алмаган, артыннан калага юл тоткан Гөлназны югалтырга ничек юл куйды?!

Моңарчы авызына тамчы да хәрем капмаган Газинур ул көнне, бәрәңге бакчасына чыгып, почмакта куе булып үскән чиялектә кайгысын “юды”. Нишләргә? Гөлназ янына кертмиләр. Дәрт-дәрман җитәрлек булса да, теге “шишка”га җитәрлек көч-гайрәт юк шул беләкләрдә. Шулай да, Гөлназны күреп сөйләшсә, алар теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табарлар иде! Законлы төстә барып чыкмаса, законны бозарга туры киләчәк. Төн җиткәнен көтте дә Газинур, исерек хәлдә бикле капка өстеннән сикереп, Гөлназларның ишегалдына үтте. Нәрсә эшләргә белми торганда, ишек алдында сүрән генә ут янып алды. Теге әзмәвер фонарь тотып чыккан икән. Гөлназны күрү теләге шулкадәр көчле иде, “полиция бүлегендә очрашырбыз” дип, Газинур нидер урларга кирәк дигән фикергә килде. Бәясе 15 мең сумлык бензин триммерын, 10 литр ягулык салынган канистраны эләктереп чыкты. Тик болар өчен генә полиция бүлегенә чакырырлармы икән? Гомергә кеше әйберенә кул сузмаган егет үз гамәлләре өчен оялса, чирканса да, Гөлназны күрү теләге көчлерәк иде. Бераздан ул, ишегалдындагы сарайга үтеп, силикон шланг, металл арба һәм стремянканы култык астына кыстырды. Бу кадәр әйбер урлагач, һичшиксез, Гөлназны зыян күрүче буларак чакырачаклар һәм алар, ниһаять, очрашачаклар!

... Суд залы.

– Зыян күрүче Гөлназ Хәмидуллина ишегалдындагы тавышка уяна һәм ире белән ихатага чыга. Ишегалдындагы тәртипсезлекне күреп, алар авылның участок уполномоченныена хәбәр итәләр. Тикшерү барышында шәхси хуҗалыктан триммер, бензин салынган канистра, тимер арба, стремянка һәм шланг югалуы ачыклана. Югалган әйберләр полиция хезмәткәрләре үткәргән тентү вакытында Газинур Батыршинның ишегалдыннан табыла. Урланган милекне үз файдасында кулланып, җинаять урыныннан качып, зыян күрүчегә 18 500 сумлык матди зыян китергән һәм үз теләге белән эш иткән өчен Газинур Батыршинга карата катырак җәза билгеләвегезне сорар идем. Мондый кешенең укучыларга белем бирергә хакы юк! – диде дәүләт гаепләүчесе.

– Минем хезмәт хакым яхшы. Мин бу адымга Гөлназны күрер өчен, аның белән аңлашыр өчен бардым. Аны үз өендә бикләп тоталар, зинһар, чарасын күрегез! Миңа нинди җәза бирсәгез дә, канәгать, урланган әйберләрне сату өчен дип алып чыкмадым. Гөлназны күрәсем килде...

Гаепләнүченең сүзләрен тыңлаганда хөкемдарның күзләрендә ясалма булмаган аптырау, ихлас гаҗәпләнү хисләре чагылды. Дәүләт гаепләүчесенең очына-очына дәлилләр китереп, Газинурны тимер рәшәткә артына утыртырга кирәклеге турында сөйләвен күреп, хөкемдар, бу очракта аек акыл түгел, ә хисләр өстенлек итүен чамалап, утырышны төгәл өч сәгатькә кичектереп торды. Әлеге вакыт аралыгында хөкемдар интернет челтәреннән ниндидер мәгълүмат эзләде, шушы елларда ачылмый калган эшләрне исенә төшерде. Шикләнүе юкка булмаган икән. Гөлназ белән яшәүче “шишка”ның җинаятьче булуы, авылда тикшерүчеләрдән качып ятуы билгеле булды.

– Газинур Батыршинны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе “б” пункты 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга һәм аңа дәүләт файдасына 20000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләргә. Хөкем карары законлы көченә кергәнче, авыл җирлегеннән чыгып китмәскә дигән подписканы үзгәрешсез калдырырга.

Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә төшкәнче бер-берсеннән күзен дә алмаган Газинур белән Гөлназ җиңел сулап куйды. Гөлназны үз максатларында кулланган, ярату дигән хиснең нәрсә икәнен дә белмәгән “шишка” Газинурның яратуы шундый нәтиҗәләргә китерер дип уйламаган иде...

Берникадәр вакыттан соң авылда яңа гаилә барлыкка килде. Әбисе Гөлсылу әйткәнчә, авырлыклар, сынаулар үтеп ныгыган гаилә иде бу.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аянычлы язмыш