Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Дустың үзеңнән яхшы булсын

Рамил белән Рафис икесе дә бер кызга гашыйк булып, мәктәп эскәмиясеннән үк бер-берсе белән ярышып укыдылар, ярышып киенделәр.

Тик Гүзәл генә егетләрнең берсен дә үзенә якын китермәде. Кызның бөтен игътибары укуга бирелеп, теләге табибә булу иде. Югыйсә күңелендә Рамилгә карата җылы хисләр бөреләнгәнен егет тә, кыз сизә һәм тоя иделәр.

Чыгарылыш кичәсендә Рафис Гүзәлгә тәкъдим ясады.

– Гүзәл, Гүзәлем, сине күптәннән яратып йөргәнне беләсең. Әйдә, никахлашыйк та, укуыңны шәһәрдә дәвам итәрсең. Торыр җир өчен борчылма, әти безгә фатир алып бирәчәк, укырга да үзеңне машинада гына илтеп куярмын, алып кайтырмын, – диде Рафис.

Рафисның әтисе шәһәрдәге зур түрәләрнең берсе иде. Улының гади колхозчы кызын сайлавына теше-тырнагы белән каршы булса да, баласының хисләрен аяк астына салып таптыйсы килмәде. Улы “өйләнәм!” дигәч, ризалыгын бирде. Кечкенәдән ятим калып әнисез үссә дә, Рафис тәртипсез-тәрбиясез булмады. Әбисе кайгыртуында тәрбияләнгән бала кечене кече, олыны олы итә белде. Гүзәлгә гыйшык тотып йөргәнен дә Мәгъфүрә карчык бик яхшы белә иде.

– Улым, ул кыз сиңа бик битараф кебек тоела миңа. Әллә соң хәерченең ялчысы булып йөрмисеңме? Сине яратсыннар, улым, син түгел! Шул вакытта тормыш көйле барыр. Берең яратып, берең яратырга рөхсәт итү – бер нәрсә, икең дә уртак хисләр кичерү – монысы икенче. Әллә соң ашыкмыйсыңмы? 18 яшең тулып кына китте бит әле!

Әбисенең сүзе бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыкты. Рафис бик ярата шул Гүзәлне. Аның өчен таулар күчерергә дә, күктәге кояшны да җиргә алып төшәргә әзер ул. Гүзәл Рафисның тәкъдименә җавап бирергә ашыкмады. Яшь кенә булса да, олыларча фикер йөртүе, алдан күрүчәнлеге бар иде кызның. Бай, тормышы җитеш кешегә кияүгә чыкса, интегеп яшәмәс, ичмасам. Әнә, әнисе белән әтисе һәрвакыт шул акча аркасында ызгышалар. Шул акча дигәнен ник бөтен кешегә бертигез өләшмиләр микән?! Әнисе белән бик озак сөйләште Гүзәл, төне буе керфек тә какмады. Әнисе салкын акыл белән эш итәргә үгетләсә, әтисенең фикере бөтенләй башкача иде.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 11 август санында укыгыз.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев