Үзмәшгульләрнең пенсия хокуклары
Үзмәшгуль гражданнар 2020нче елның 1 июленнән һөнәри керемгә салым түләүчеләр сыйфатында салым органнарында теркәлә ала.
Һөнәри керемгә салымны кулланучы үзмәшгульләрне закон иминият пенсиясенә иминият взнослары түләргә мәҗбүр итми. Әмма РФ пенсия фондына акчав күчерелмәсә, бу хезмәт чоры иминият стажына кертелми һәм шәхси пенси коэффициентлары формалашмый.
Махсус салым режимы кулланучы үзмәшгуль кеше, мәҗбҗүри пенсия иминияте буенча ирекле рәвештә пенсия фондына иминият взнослары түләп, иминият пенсиясен билгеләү өчен пенсия хокуклары формалаштыра ала. Моның өчен яшәү урыны буенча пенсия бүлегенә гариза тапшырырга яисә Россия Пенсия фонды, Салым хезмәте сайтларындагы шәхси кабинет аша яисә “Мой налог” кушымтасы аша электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә була.
Махсус салым режимы, һөнәри керемгә салымны кулланучы һәм мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кергән затлар өчен иминият взносларының минималь күләме билгеләнмәгән. Максималь күләм 2020 елда 256185,60 сумнан артмаска тиеш. Бер ел иминият стажы алу өчен исәп-хисап елында иминият взносының билгеләнгән күләменнән дә аз булмаган сумманы түләргә кирәк. Ул Салым кодексының 430 маддәсе нигезендә билгеләнә (2020 ел өчен – 32023,20 сум). Шулай ук ирекле рәвештә хокук мөнәсәбәтләренә кереп, ел дәвамында исәптә тору шарт. Азрак сумма түләнгән очракта иминият стажына түләнгән суммага тәңгәл чор исәпләнәчәк.
Мөслим районында
клиентларны кабул итү хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев