Зөлфәт исеме мәңгеләштерелде
Исән булса, быел шагыйрь Зөлфәткә 75 яшь тулган булыр иде.
24 май көнне Казанда якташыбыз Дөлфәт Маликовны искә алу чаралары үтте. Яңа Сәет авылында туып-үскән гап-гади авыл малаеннан татарның мәшһүр шагыйре булып җитлеккән Зөлфәтне искә алу, аның чиксез талантын, иҗатының бөеклеген раслаучы, татар әдәбиятында ул биләгән урынны күрсәткән чаралар иде бу. Аларда Мөслим районы делегациясе дә катнашты.
Чараларда Зөлфәткә бәйле Мөслим районы, шагыйрьнең Яңа Сәет авылы турында сүзләре, фикерләре бик күп яңгырады. Зөлфәтнең шундый сүзләре бар: “...Туган төбәгенең бөекләр исеменә кагылышлы булуы hәркемнең дә күңеленә хуш килә. Гәрчә узып кына киткән булса да. “Бу юлдан ул узган!” дип горурланабыз. Бу hәркайда шулай...” Безнең дә Зөлфәт исеме күңелебезгә хуш килә, аның белән горурланып яшибез. Мөслимдәге бер урам Зөлфәт исемен йөртә, аның портреты Г.Тукай исемендәге скверны бизи. Әле исән чагында, районда Зөлфәт катнашында күп чаралар оештырылды. Яңа Сәет авылында ул яшәгән йортның диварына истәлек тактасы урнаштырылган. Киләчәктә шагыйрьнең музей йортын ачу тәкъдимнәре дә булды (Аллаh насыйп итсен!).
Казанның Татарстан урамындагы 7 санлы йорт диварында бу көнне якташыбызның мәгърур кыяфәтле барельеф портреты белән “Бу йортта 1981-2000 елларда мәшhүр татар шагыйре Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) яшәде” дип язылган элмә такта урын алды. Тактаны ачу тантанасында күңелне кабат горурлык хисләре биләде. Татарның танылган ул-кызлары Шәүкәт Биктимеров, Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Яхин, Вәфирә Гыйззәтуллина истәлегенә куелган элмә такталар янәшәсендә безнең Зөлфәт, бөтен татарның Зөлфәте исеме дә мәңгеләштерелде! Чарада катнашучыларның Зөлфәт иҗатына, хезмәт юлына бәя биреп, истәлекләр белән уртаклашкан чыгышларын тыңлаганда шундый талант иясенең нәкъ менә Мөслимнән булуы ничек горурландырмасын?! Әле бит чыгыш ясаучылар кайтып-кайтып Мөслимне телгә алалар! Зөлфәтнең Үрәзмәт мәктәбендәге татар теле hәм әдәбияты укытучысы, халык шагыйре Рәдиф Гаташка сүз биргәндә ТР Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла “Хәзер сүзне шагыйрьнең остазына бирәбез”, дигәч, ул:
– Юк, мин аның остазы түгел, ул минем остазым булды!
Якташыбызга нинди матур бәя!
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, халык шагыйре Разил Вәлиев, халык язучысы Фоат Садриев, “Безнең мирас” журналы редакторы, шагыйрь Ләбиб Лерон, язучы Фәтхулла Абдуллин, шагыйрә Лилия Садриева, Россиянең атказанган артисты Әзһәр Шакиров, Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова чыгышларында Зөлфәт шагыйрь һәм күпкырлы шәхес буларак искә алынды, аның иҗатына югары бәя бирелде. Чыгыш ясаучылар аның ил язмышы, тел язмышы өчен янып яшәвен билгеләп үттеләр. Чарада катнашучыларга, аны оештыручыларга Зөлфәтнең хатыны Фирая ханым һәм балалары исеменнән рәхмәт белдереп чыгыш ясаган кызы Кадрия дә әтиләрен зурлап, хөрмәт белән искә алды. Бу чараны оештыруга туганнарының һәркайсының зур өлеш кертүен белдерде.
Зөлфәтнең шигырьләре турында мондый фикерләре бар: “Шигырь – назлы бишек тә, яу кырында ат сыртына салынган ияр дә. Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулып, соңгы тамчысының ташуы кирәк... Шигырь – язмыш... Һәр асыл шигырьнең үз тарихы бар. Һәр шигырьнең асылы – ихласлылык. Дөрес аваз. Дөрес моң”. Шушы юлларны, Зөлфәтнең шигырьләрен укыган hәркем аның иҗатын, кичерешләрен, нәрсә әйтергә теләгәнен җиңел аңлар, минемчә.
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры сәхнәсендә барган чараны ничек тасвирларга да белмим. Әлеге чарада Зөлфәтне без үз арабызда итеп хис иттек. Зөлфәт зал тутырып килгән тамашачылары, милләттәшләре, туганнары, гаиләсе белән кичә буе сөйләште, шигырьләрен укыды, фикерләрен җиткерде. Камал театры артистлары Зөлфәтнең шигырьләрен, истәлекләрен укыдылар, вакыйгасына туры китереп, автобиографиясеннән өзекләр сөйләделәр. Оркестрга кушылып җырлаган Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров Зөлфәт сүзләре белән тамашачыларны Бүләр болыннарына, Сәет урманнарына алып кайтты. Күренекле артистларыбыз башкарган hәр җыр Зөлфәт иҗатының тирәнлеген раслады, сүзләренә карап, язылган көйнең дә гади генә була алмавын, башкаручының да киң диапозонлы җырчы булырга тиешлеген раслады. Гомумән, сценарий шулкадәр уйлап төзелгән: шагыйрьнең газиз Ватаны, милләте, аның әдәбияты hәм туган теле өчен җанын фида кылып яшәвен күңел түренә үтеп керерлек итеп күрсәтте. Кичә ахырында тамашачыларның басып алкышлавы шуңа дәлил булды.
Күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми Зөлфәтнең “Ике урман арасы” исемле китабы хакында язган мәкаләсендә: “Син, минемчә, Ходай рәхмәте белән дөньяга килгән бик тә серле шагыйрь, ул серне, гомер hәм иҗат серен киләчәктә ачучылар табылыр әле, дип уйлыйм,” – дигән. Шагыйрьне зурлап искә алу аның иҗатына игътибарның киләчәктә дә кимемәячәге, Зөлфәтнең иҗаты турында фәнни хезмәтләрнең, аңа багышланган китапларның дөнья күрәчәге бәхәссез. Казанда үткән чаралар шуны күрсәтте.
Тел ачылгач, үз телеңдә
әйтә алсаң “Әни!” дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә
әйтә алсаң “Әти!” дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң “Әни!” дип,
Соң минутта әйтә алсаң “Әти!” дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр –
Туган телең әнә шул булыр!
Якташыбыз Зөлфәт шигырьләре белән генә түгел, бөтен яшәү рәвеше белән милләтебезгә хезмәт итте. Без дә әманәткә хыянәт итми яшәсәк иде.
Рушат Солтанов, район иҗтимагый совет рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев