Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк сайлау комиссиясендә Президент булырга теләүчеләрнең күп булу сәбәпләрен атадылар

РФ Президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында узачак.


( «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясендә соңгы елларда беренче тапкыр Президент булырга теләүчеләрнең бик күп булуын билгеләп үтәләр. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

Ул моңа кадәр билгеләп үткәнчә, Үзәк сайлау комиссиясе декабрь ахырына РФ Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү белән бәйле чаралар үткәрү буенча 60ка якын белдерү кәгазе (шуларның 21е - партияләрдән) алган.

«Бу, мөгаен, имзаларны азрак санда тәкъдим итү мөмкинлеге белән бәйледер. Икенчедән, узган сайлаулар белән чагыштырганда партияләр саны артты һәм күпләр Президент сайлауларында катнашырга теләк белдерде», - диде Шевченко.

РФ Президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында узачак. Президент вазифасына кандидат булып теркәлү өчен үзен-үзе тәкъдим итүчеләргә 300 меңнән дә ким булмаган имза җыярга кирәк. Шул ук вакытта бер төбәккә 7,5 мең имза (шуннан да артык түгел) туры килергә тиеш. Парламентныкы булмаган партияләрдән кандидат итеп күрсәтелүчеләрнең исә 100 мең имза җыюы, бер төбәккә 2,5 мең имза туры килүе шарт. Парламент партияләреннән тәкъдим ителгән кандидатлар болардан азат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев