Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Үзизоляция шартларында

Коронавирустан прививка ясатмаган өлкән яшьтәге татарстанлыларга мәҗбүри үзизоляция башланды.

Татарстанда 30 октябрьдән ковидка каршы иң катгый чикләүләр кертелде. 
1 ноябрьдән илдә Россия Президенты Владимир Путин указы буенча кертелгән эшләми торган атна башланды. Соңгы ярты елда коронавирустан прививка ясатмаган өлкән яшьтәге татарстанлыларга мәҗбүри үзизоляция башланды, җәмәгать туклануы урыннары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр ябылды, ә сәүдә үзәкләренә һәм башка объектларга QR-кодлар күрсәтеп кенә кереп була.
Шимбә көннән башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү, шулай ук барлык кибетләрнең төнге сәгатьләрдә эшләве тыела. Ләкин дәүләт, муниципаль хакимият органнары, күпфункцияле үзәкләр бу чорда эшчәнлекне штатлы режимда дәвам итә. Чөнки аларның эшләве республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәк.
Республикада бу чикләүләрнең эшләми торган көннәрдә генә түгел, ә алга таба да, эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачагын искәртәләр. 
Кабул ителгән чаралар коронавирус буенча хәлне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән дип хәбәр итәләр. Шуңа күрә бу чорда җәмәгать урыннарында, транспортта һәм эштә элемтәләрне чикләү мөһим.  
Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 30 октябрьдән үзизоляциягә китте. Моңа кадәр үзизоляция 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла иде. Чикләүләр вакцинация узган яисә соңгы 6 айда коронавирус кичергән кешеләргә кагылмый. 
7 ноябрьгә кадәр җәмәгать урыннарына куар-кодсыз керү тыела. Элек бу чикләү мәйданы 400 кв. метрдан артык сәүдә үзәкләре өчен генә булса, 30 октябрьдән бу сан 150 квадрат метрга кадәр киметелде. Моннан тыш, 18 яше тулмаганнар өлкәннәрдән башка сәүдә үзәкләренә керә алмый. Ә 15 ноябрьдән концерт, театрларга , спорт сарайларына куар-кодларсыз керү бөтенләй тыела.
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү максатларында ТР Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе чираттагы карарын кабул итте. 25 октябрьдән башлап, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, хастаханәләрдә балаларга медицина тикшерүе үткәрү, өлкәннәргә диспансерлаштыру уздыру вакытлыча туктатылып торачак. Тик бер искәрмә бар – яңа коронавирус авыруын кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштыру туктатылмый. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү урынына бару очракларыннан тыш, “Маяк” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре автотранспортында китерү шулай ук туктатылып тора.
4, 5, 6 ноябрь көннәрендә поликлиниканың процедура кабинетында коронавирустан вакцинация үткәрелә, дип хәбәр итәләр район хастаханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев