Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыбыз чаң суга: "Мәңгелек йортта явызлык кылына!"

Тимер рәшәткәләрне һәм чардуганнарны урлау очраклары елдан-ел артта бара.

Зират – кадерләп сакланырга тиешле изге урын. Кызганыч, күп кеше бу хакта уйламый бугай. Соңгы елларда  зиратта кылынган вәхшиллек очраклары турында күп ишетергә туры килә. Тимер рәшәткәләрне һәм чардуганнарны урлау очраклары елдан-ел артта бара. Безгә укучыбызның моң-зар тулы хаты килеп иреште. Анда мондый юллар бар: “Исәнмесез! Мин йөрәк тетрәндергеч хәлне язмыйча кала алмадым.Туганнарым, апам белән җизни һәр елны җирләр кипшергәч, зиратка барып, бакыйлыкка күчкән туганнарыбызның каберләрен чистартып кайталар иде. Ләкин бу юлы без әбиебезнең чардуганы юкка чыгуга тап булдык. Әбекәйнеке генә түгел, тагын берничә кешенеке дә юкка чыккан! Кемгә кирәк булган ул чардуганнар?! Ничек шулай эшләргә куллары барган?!  Изге Рамазан аенда мондый явызлыкны эшләгән кешеләр төп йортыбызның шунда булуын белмиләр, күрәсең. Бәлки алар мәчеткә барып, оялмыйча кулларын күтәреп, дога да кылып утырадыр әле. Явызлык кылган кешеләрне күрүче булса, безнекен кисмиләр бит әле дип читтән генә карап узмагыз. Бүген безнеке булса, иртәгә сезнекен металлоломга тапшырып акча эшләргә күп сорамаслар,Алла сакласын."...

Динар Минһаҗев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев