Үзебезгә акча жәлләмик!
Программа гамәлгә кергәннән бирле районыбызда авылларны төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарылды.
Үзара салым программасы гамәлгә кергәннән соң, яшәгән җиребез күзгә күренеп матурланды, төзекләнде. Бу матур үзгәрешләр бүген дә дәвам итә.
Авыл җирлеге вәкаләтләренә керүче проблема-борчуларны чишү өчен халыктан бер тапкыр җыеп алына торган акча бик күп очракта зур ярдәм булып тора.
– Быел да мөслимлеләр оешканлык күрсәтерләр һәм үзара салым акчасын вакытында җыеп алып булыр дип ышанам. Авылның яшәешен һәм киләчәген саклап калуда гына түгел, җирлегебездә социаль-икътисади үсешне тәэмин итү өчен дә үзара салым акчасының файдасы зур. Үзара салым акчасының максатчан файдаланылуы яшьләрне дә җирлегебезгә җәлеп итү өчен төп шарт булып тора, – диде үзара салым җыю буенча узган киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Һәркем бу акчаны үзебез яшәгән авылны төзекләндерүгә шәхси өлешен кертү дип аңласын иде! Үзара салым акчасын, вакытында җыеп алынган очракта, дәүләт дүрт мәртәбә арттырып кире кайтара. Җирлек проблемаларын чишү өчен шундый мөмкинлек булганда аннан файдаланмау ахмаклык булыр иде.
– Яшәгән җирлегебезне, тирә-юнебезне заман тәлапләренә туры китереп камилләштерү өчен бу акчаны үзебездән өзеп булса да бирергә кирәк. Беркемнең дә артык акчасы юктыр, ләкин җыелган средстволар шушы җирлек, шушында гомер итүче халык өчен. Мөслимлеләр аякларына резин итек киеп йөргән вакытларны инде күптән онытты. Авылларда да хәзер тездән саз ерып йөрмиләр, пычрак урамнар юк. Уңайлы тормышка шулкадәр күнегелде, элек тә шулай булгандыр төсле, – диде узган ел үзара салым җыюны 100 процентка үтәгән Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.
Җыелышта билгеләп үтелгәнчә, хәзер үзара салым җыю программасына шәһәрләр дә кушыла башлады. Мөслим авылында киләсе 2022 елга да үзара салым акчасын 18 яше тулган, Мөслим авыл җирлегендә теркәлгән гражданнардан 1 мең сум күләмендә җыярга тәкъдим ителә. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарына, беренче һәм икенче төркем инвалидларга, Әфганстанда һәм Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсендә инвалидларга, көндезге бүлектә укучы студентларга 500 сум күләмендә билгеләнә.
Район үзәгендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары 28 этапта узачак. Оешма-предприятиеләрдә – 23 һәм авылның территориаль бүленеше буенча 5 җыен үтәчәк. 25 ноябрь көнне җыен Катмыш авылында узар дип көтелә. Район үзәгендә халык белән очрашулар 22-27 ноябрь көннәрендә оештырыла. Район үзәге халкы үзе өчен вакыты һәм урыны буенча уңайлы булган җыенда катнаша. Җыеннарда 18 яше тулган, Мөслим авыл җирлегендә теркәлгән һәркем катнаша ала. Җыеннарга паспорт белән килү дә җитә. Коронавирус авыруыннан саклану максатыннан шәхси саклану чарасы куллануны да онытмагыз!
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев