Реклама
Яңалыклар
Үзебез турында үзебез кайгыртыйк!
Вакцинациядән куркырга кирәкми, ул бары тик иммунитет эшен көчәйтеп кенә җибәрәчәк, ди табиблар.
Вакцинацияләү күптәннән башланды. Безнең районда вакцинацияләү ничек бара? Әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Абдулазизов Юсуп Магомедовичка мөрәҗәгать иттек.
– Юсуп Магомедович, җирлегебездә ничә кеше вакцинацияләнергә тиеш?
– Бүгенге көндә районыбызда балигълык яшенә җиткән 15392 кеше яши, шуларның 9235ен (60 процентын) вакциналаштыру каралган. Бу көнгә вакциналаштырылырга тиешле халыкның 5582се бу чараны үтте. Бу 59,7 процентны тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча республикадагы 45 район арасында безнең район җиденче позициядә тора.
– Вакцинацияләүгә ничек әзерләнергә?
– Аерым әзерлек мәҗбүри түгел. Сезне табиб тикшерәчәк. Коронавируска тест үтәргә кирәкми. Иң мөһиме – прививка ясауга каршылыклар булмасын: коронавируслы авыру белән бәйләнеш, ел дәвамында инфаркт яисә инсульт, хроник системалы инфекцияләр, туберкулез, яман шеш, В һәм С гепатиты, сифилис, ВИЧ.
– Юсуп Магомедович, өлкән яшьтәгеләрне вакциналаштыруга нинди таләпләр куелган, аларны вакцинацияләү торышы ничек?
– Алар прививка ясатуга ирекле ризалык бирергә, анкета тутырырга тиеш. Шуннан соң аларны табиб тикшерә – тән температурасын, пульс, кан басымын, сатурацияне үлчи, йөрәк һәм үпкәләрне тыңлый, тамакны карый. Һәм, билгеле инде, вакцина ясатканнан соң температураның бераз күтәрелүе, буыннар һәм мускуллар авыртуы, укол урынында авырту, бераз шешү булырга мөмкинлеге турында сөйли.
Бездә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасыннан 5331 кешегә прививка ясату каралган булып, шуларның 1160ы бу процедураны үтте, бу тиешле санның әлегә 21,1 процентын гына тәшкил итә.
– Быел ковид уңай очраклары ничәү булды?
– Быел җирлегебездә 56 ковид уңай пациент ачыкланды. Кызганычка каршы, аларның җидесенең гомерен саклап калып булмады. Чагыштыру өчен узган елгы санны китерергә кирәк. 2020 елда ковидка уңай пациентлар саны 11 булды, үлү очрагы – дүрт.
– Юсуп Магомедович, вакциналар белән тәэмин итү ничек куелган?
– Быелның 3 августына 5400 доза “ГамКовид” вакцинасы кайтты. Алар, әйтергә кирәк, тулысынча файдаланылды. “Эпивак” вакцинасы 160 доза кайтарылган иде, аны 159 пациент кабул итте. Күргәнегезчә, бер доза калды. “Ковивак” вакцинасы 20 доза кайткан иде, алар да тулысынча файдаланылды.
Узган атнада 250 доза “СпутникЛайт” вакцинасы кайтарылды. Әлеге вакцинаны 15 кеше ясатырга өлгерде инде. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге вакцина бу авыруны инде үткәргән һәм әлеге авыруга каршы антитәнчекләре булган пациентлар өчен каралган.
Шулай итеп, барлыгы 5830 доза вакцина кайтты, шуларның 5582се ясалды. 235 доза калып килә. Авыруга каршы тору өчен бер көнгә уртача 15 кеше вакцинация үтә.
– Авыручылар саны кимеми әле?
– Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, соңгы ике-өч атнада авыручылар саны арту күзәтелә. Ягъни көнгә дүрт-алты пациентка әлеге диагноз куела. Чагыштыру өчен: июнь аенда әлеге авыруга бирешүчеләр саны ике тапкырга кимрәк иде. Маршрутизация графигы нигезендә барлык авырулар Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла.
Вакцина ясатучылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар. Зар белән килүчеләр булмады. Ә прививканы ясатырга кирәк, чөнки коронавирус хроник авыруларны көчәйтүе белән куркыныч.
Мөнирә Арсланова.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев