Үзара тәҗрибә уртаклаштылар
Яңалыклар

Үзара тәҗрибә уртаклаштылар

7 кешелек делегациядә мөхтәсибнең урынбасары, бүлек җитәкчеләре, укытучылар да бар иде.

Кичә, 18 март көнне, Мөслимгә эшлекле сәфәр белән Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһим килде. 7 кешелек делегациядә мөхтәсибнең урынбасары, бүлек җитәкчеләре, укытучылар да бар иде.
Алар Мөслим мөхтәсибәте эшчәнлеге белән таныштылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Соңыннан "Туган якның тарихын өйрәнү" музеенда, Г. Тукай исемендәге мәктәптә булдылар .


Нет комментариев