Замана һәм замандашлар
Күпме шулай барганыбыз хәтеремдә юк, әмма бу чабыш Голливуд фильмнары рухында тәмамланды. Приют-Шуран авылы итәгендә урнашкан терлек торагы янында, безнең шалтыр-шолтыр килеп дөнья яңгыратканны ишетеп тә, күреп тә булса кирәк, атка атланган утыз яшьләрдәге бер абзый, ковбой кебек, чаптырып чыкты да аты белән юлга аркылы басты.
Дәвамы.
Күпме шулай барганыбыз хәтеремдә юк, әмма бу чабыш Голливуд фильмнары рухында тәмамланды. Приют-Шуран авылы итәгендә урнашкан терлек торагы янында, безнең шалтыр-шолтыр килеп дөнья яңгыратканны ишетеп тә, күреп тә булса кирәк, атка атланган утыз яшьләрдәге бер абзый, ковбой кебек, чаптырып чыкты да аты белән юлга аркылы басты. Каршында көтелмәгәндә атлы кеше пәйда булуыннан куркып, үгез юлдан тайпылды да тагын да ныграк чаба башлады. Ат үгез артыннан байтак чапты. Ниhаять, читәннәргә җиткәч, атлы кеше үгезне уңга, читән янына кысып китерде. Үгез туктарга мәҗбүр булды. Абзый атыннан сикереп төште дә йөгәнен читәнгә бәйләде. Аннан соң үгезне йөгәненнән җитәкләп, кире борды hәм юлда төшеп калган бидонны да, такталарны да арбага салды.
Рәис белән без бу гаҗәп хәлдән хәйран калдык.
– Большое спасибо, дядя, ты нас спас от беды! – диде Рәис, рус классында юкка гына укып йөрмәгәнен күрсәтеп.
– Пожалуйста! –диде абзый, көлемсерәп.
– А как тебя зовут, дядя?
– Иван. Теперь ваш бык успокоился. Езжайте домой! – дип, дядя Ваня безне озатты да, атына атланып, китеп барды.
Өйгә кайтып, Саҗидә апага барысын да сөйләп бирдек.
– Күңелем сизгән иде шулай буласын. Әгәр дә мин ул үгезгә утырып киткән булсам, Шуранга исән кайта алмас идем. Кайтсам да, гарип булып кайтыр идем. Рәхмәтләр яусын сезгә, балакайлар! – диде.
Поташ
Бояр басуына Приют-Шуран бригадасы (“Авангард” колхозы) басулары тоташа. 1967нче елның сентябрь урталарында, туңга сөрүнең барышын тикшереп йөргәндә, бер сыйфат карты белән очрашырга туры килде. Хәл-әхвәлләрне сорашып, участокны кем, кайчан, кайсы сменада сөргәнен белешкәч, минем күз 3-4 сутый чамасы зурлыктагы аксыл төстәге участокка төште.
– Бу аксыл тап басуда ничек барлыкка килергә мөмкин? Известь катламы түгелме ул? – дип сорадым бабайдан.
– Нет, здесь не может быть извести, – диде бабай, кырт кисеп, үз телендә. – Здесь могут быть только остатки поташа.
– Откуда он может появиться здесь, на полях Приют-Шурана?
– Его производили наши деды и прадеды.
– А что делали с этим порошком?
– У нас народ занимался только этим ремеслом. Больше я ничего не могу сказать.
Бу мәгълүмат мине бик кызыксындырды. Чөнки поташ белән безне мәктәптә химия дәресләрендә үк азмы-күпме таныштырганнар иде. Аның химик формуласы К2СО3. Рәсәйдә поташны XVII гасырда ук җитештерә башлаганнар. Тарихи китапларда язылганча, бояр Морозов заводларында елга 780 тонна поташ җитештергәннәр. Заманы өчен бу бик күп hәм бик файдалы чимал булып саналган. По-ташны сабын, буяу, пыяла hәм керамик плиткалар, савыт-сабалар җитештерүдә киң кулланганнар. Ак плиткалар белән тышланган мичне, мәсәлән, 1952 елда Крәш. Шуран авылында классташым Николай Андриановлар (халык телендә, бай Әндери) йортында күрдем.
– Бабам сөйләвенчә, шушы 3-4 сутый мәйдандагы участокка кирпеч түшәп, өстенә агач түмәрләре өеп яндырганнар да, коелып калган көлнең бер өлешен суда болгатып, эремә – селте – ясаганнар, – дип дәвам итте безнең “яшь” бабай сүзен. – Эремәне янып торган учакка, ут сүнмәслек итеп, әз-әзләп сибеп торганнар. Утта селтенең суы парга әйләнгән, ә янып бетмәгән кисәүләр астында, тыгыз катлам булып, ак порошок – поташ утырып калган. Учак сүнгәч, таш булып каткан поташны чүптән чистартканнар, аннары, лом белән ваклап, бочкаларга тутырганнар да заводларга озатканар.
– Поташ җитештерүдә иң катлаулы эш, – дип дәвам итә бабай, – янган учакка эремәне (селтене) тиешле күләмдә сибеп тору. Ул зур осталык таләп иткән. Анда эшләүчеләрне “поливач” дип атаганар, ә Приют-Шуран крестьяннары, балаларын бу hөнәргә өйрәтү өчен, яшьләй үк поливачларга малайлыкка биргәннәр. Поташ җитештерә торган урыннарны “мәйдан” яки “буда” дип атаганнар. Без сезнең белән менә шул мәйданнарның берсендә басып торабыз, – диде бабай.
Бу урында поташ кына түгел, дегет, тимерче алачыклары өчен каен күмере, сумала да ясаганнар. Бабай әйтмешли, болар барысы да – көнкүрештә кирәк әйберләр.
Поташ ясау өчен калий корбанаты күп булган каен, нарат, чаган агачларын hәм карабодай саламын кулланганнар. Бер кубометр агачтан ярты кило чамасы поташ чыккан. Шуңа күрә поташ җитештерү өчен йөзләгән, меңләгән гектар урманны кисеп яндыр-ганнар,– дип төгәлләде бабай сүзен.
Экология күзлегеннән караганда, урман кисеп яндыру, берсүзсез, кискен тәнкыйтькә лаек. Әмма, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ольгино алпавыты, балык үрчетү системасы төзү белән бергә, җирле халыкка билгеле булмаган файдалы казылмаларның берсен эшкәртеп, промышленностька таба бер адым атлаган булса, Шуран алпавыты да, аннан калышырга теләмичә, промышленность өчен чимал хәзерләгән. Бәлки, Шуран поташы югарыда искә алынган “Симәктән ерак булмаган урында” (Шуранда һәм Симәктә булырга мөмкин) фарфор, керамика җитештерү заводына озатылгандыр. Заманы өчен, икътисадый-сәяси яктан караганда, бу – зур hәм прогрессив адым. Ә ул хуҗалыкларны җимереп, безнең төбәктә үсә башлаган җитештерү көчләренең беренче үсентеләрен йолкып ташлау, экономикага hәм икътисадый үсешкә “аборт ясау” белән бер булган.
Ольгино алпавыты төзеткән балык үрчетү системасы 300 елга якын аякка баса алмаган. Ык елгасы hәм ничәмә-ничә күлләре булган Мөслим төбәгендә яшәгән халык, бу азык җитештерү чыганакларыннан файдалану юлларын белмичә, өч гасыр дәверендә ябырылган ачлыклардан кырылган. Дөрес, 1930-40 елларда (авыл кулланучылар җәмгыяте эшләгән заманда) районда балык тоту артеле эшли иде. Тоткан балыгын артель, район хәзерләүләр конторасының иске полуторка машинасына төяп кибеткә чыгарып, яисә кузовын ачып, Кооператив урамында Шәһүрә кибете янында сата иде. Тора-бара артель таралды, ә аның урынына балыкка кытлык яралды. Хәтта 1960-70нче елларда да район эчендә валютадан да (аны белгән кеше дә булмады) кыйммәтрәк иде.
(Дәвамы бар).
Марсель Вәлитов.
Мәскәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев